Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Кенә авылыннан Евдокия Александрова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

«Әни иртәнге сәгать өчтә үк йокысыннан торып, йон эрли иде. Аның тырышып бәйләгән йон оекбашлары әле дә капчыклап саклана», — дип мактап сөйли килене Лариса.

Иске Кенә авылында гомер кичерүче Александрова Евдокия Тойметовна бүген үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга Кукмара районы башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, Починок-Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыповлар килгән иде. Алар Евдокия апага район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырып, үзләренең иң җылы теләкләрен җиткерделәр. 

«Әни иртәнге сәгать өчтә үк йокысыннан торып, йон эрли иде. Ул өйдә әкрен генә басып, тычкан кебек сиздермичә генә йөргәне хәтердә. Йортыбызда һәрвакыт ут булды. Аның тырышып бәйләгән йон оекбашлары әле дә капчыклап саклана. Киров өлкәсендә торфта хезмәт куйды, аннары гомере буе фермада дуңгызлар карады ул», — дип мактап сөйли килене Лариса.

Тумышы белән Починок-Кучук авылыннан булган Евдокия Тойметовна Демьян абый белән 1957 елда тормыш коралар, 55 ел дус-тату гомер итеп, бергәләп алты бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе колхозда бригадир булып эшләгән ире, кызганычка каршы, 2012 елда бакыйлыкка күчкән.

«Быел юбилейларга бик бай ел. Ел башында энҗе туебызны билгеләп үттек. Иремә — 55, бер улыбызга 25 тула. Әни белән 30 ел бергә тату гомер кичерәбез», — ди Лариса апа. 

Бүгенге көндә 11 онык, 9 оныкчыгының кадер-хөрмәтен тоеп, улы Владислав һәм килене Лариса тәрбиясендә яши Евдокия Александрова.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев