Исемең калды безгә мирас булып
Кемдер килә җиргә, кемдер китә, Яшәүләре шулай язылган...
Әйе, кеше ак биләүгә төренгәннән алып соңгы сулышка кадәр күпме юл үтәсен белми, ул бары тик яши. Ә ничек итеп яшисен ул үзе сайлап ала. Әгәр дә бакыйлыкка күчкәч, сине матур итеп искә алучы кешеләрең кала икән, гомерең заяга узмаган, дигән сүз. Бүгенге язмам үзенең тормыш юлында туры сукмаклардан гына атлаган, гаиләсе өчен – терәк, балалары өчен – үрнәк, укучылары өчен – гадел укытучы, хезмәттәшләре өчен акыллы җитәкче булган бөек шәхес – әтиебез Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы турында.
Ул – сугыш чорының әтисез үскән буыны буларак, авырлыкларны кечкенәдән күреп, аларны үз көче белән хәл итәргә өйрәнеп, чыныгып үскән кеше. Аларның балачакларын сугыш урлаган. “Эх, әтием булса иде”, дип әрнегән вакытларында, тормыш авырлыклары чорнаган чакларында алга таба көчле булып яшәргә кайдан куәт тапкандыр ул. Шул чорның авыр сабагын алганга, әтиебез әйбернең кадерен белүче, тырыш, туры юлдан тайпылмаган шәхес иде. Олы тормыш юлына аяк баскач та, әни сүзен, киңәшен олылап, гаиләсен хөрмәтләп гомер итте ул. Әни фатыйхасы аңа мактаулы тормышында маяк булып торды.
Һәр ирешкән дәрәҗәсе – тир түгеп, хезмәт, хәләл көч белән эшләп тапкан үз икмәге. Сайлап алган һөнәренә тугры калып, белем бирү системасына 40 елдан артык гомерен багышлый, шуларның 22 елында директор вазыйфасын башкара. Гади укытучы буларак башланып киткән хезмәт юлы, гаделлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, җитәкче урыннарга алып килә. Сәрдекбаш урта мәктәбен җитәкләгән чорда яңа мәктәп бинасы салдыру мәшәкате белән көне-төне чаба, барлык көчен куя. Тырышлык нәтиҗәсе дә озак көттерми: мәһабәт бина үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә, укучыларны кабул итә, тулы системалы коллектив бар көченә эшли. Үзен хезмәткә артык багышлагангамы, әтиебезнең шушы елларда сәламәтлеге нык кына какшый. Мәктәптән киткәч тә, янмыйча гына тик яши алмый ул, Уразай авылының тарихы белән кызыксына башлый, бөртекләп күп кенә материаллар туплый, авылдагы һәр гаиләнең биш буынлык шәҗәрәсен төзи. Аңлаган кеше өчен бу бик тирәнтен дәрәҗәдәге материаллар иде, кызганычка каршы, без, балалары, аның шушы йокысыз төннәр хисабына башкарган эшләренең бәясен тиешле югарылыкта күрсәтә алмадык, әллә соңга калдык. Шуңа да аңлатып булмастай үкенеч хисләре белән күңел тула.
Бу дөньяда якын кешеңне югалту ачысы гомер буе төзәлми, ул гел сыкрап тора. Ләкин елга ике тапкыр әлеге яралар, ачылып, кан белән тула. Беренчесе аларның бакыйлыкка киткән көннәре булса, икенчесе – дөньяга туган көннәре. Безнең дә бүген - яралар кан белән тулган вакыт, чөнки быел, 16 гыйнварда, әтиебез 80 яшен билгеләп үтәр иде. Шушы “әгәр дә” булмаса, без аңа күпме матур теләкләр юллар идек, гомумән, бәхетебез тулырак булыр иде. Шушы узган еллар эчендә Нәбиевлар гаиләсендә күпме шатлыклы мизгелләр әтиебездән башка гына узган икән. Бабай куенының җылысын өч айлык вакытта гына тоеп калган оныгы да инде, мотоциклга утыртып кире алып кайтам бабайны, дип хыялланмый, үсә төшкән. Ләкин онытмыйлар аны, бер генә көн дә Мөзәкир бабайларын искә алмый калганнары юк.
Сәрдекбаш урта мәктәбендә спортка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбиялиләр. Ел саен традицион рәвештә спорт уеннары оештырыла. Шуларның берсе – әтиебез Мөзәкир Нәбиев истәлегенә уздырыла торган хоккей ярышы. Быел 8нче тапкыр үткәрелүче ярышка 6 команда килгән иде. Уеннар бик кискен һәм матур үтте. Беренче урынны – Сәрдекбаш, икенчене – Кенәр (Арча районы), өченче урынны Зур Сәрдек командалары алды. Уллары, әлеге турнирны уздырып, Мөзәкир Нәбиев дигән мактаулы исемне алдагы буыннарга танытуны максат итеп куйдылар. Әлбәттә, ярышны башлап-оештырып йөрүче кеше кирәк, ул – Сәрдекбаш урта мәктәбе директоры Фәнис Нәбиев. Аңа, ярышта катнашкан барлык командаларга, уенны матур итү өчен үзеннән өлеш керткән һәр кешегә олы ихтирамыбызны белдерәбез.
Кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, хөрмәтле бабабыз! Гел догалар белән сөенеп, рухың шат булсын иде. Безнең өчен син үлмәгән, биш яшьлек оныгың әйткәндәй, Алла бабай болытына яшәргә генә күчкәнсең һәм безне карап утырасың. Ышанасы килә...
Гөлназ НӘБИЕВА, Уразай авылы
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев