Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Бүгенге көндә мобилизацияләнгән якташларыбыз Казанда әзерлек пунктында.

...Өлешчә мобилизацияләү вакытында хәрби полигонга җибәрелгән Башкортостан егете Артур Хәсәновның “Киек каз юллары” дигән җыры кемнәрнең генә күңелен айкамагандыр бу көннәрдә. 
Күпләр видеоязманы караганнан соң, сафта басып торучы, өйрәнүләр вакытында күнекмәләр узучы райондашларыбызны, үзенең якыннарын, дусларын күз алдына китергәндер.  Туган йорт, гаиләләреннән шактый читтә булган ир-егетләрнең кайберләре белән телефон аша элемтәгә чыгып, газиз кешеләренең исән-имин кайтуын зарыгып көтүчеләрнең үзләре белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белештек.
- Россия Президенты өлешчә мобилизация игълан итеп, указ имзалаганнан соң, ашыбыз аш булмады. Көн тудымы, почта тартмасын карадык, һәр шалтыратуны сагаеп кабул иттек. Чөнки ирем Рәмис армия хезмәтендә булып кайткан, барлык таләпләр буенча да чакыруга туры килә иде, - ди Кукмарада яшәүче өч бала әнисе Резеда Фәйзуллина. – Ирем мобилизациягә алынганчы бер шәхси эшмәкәрдә шофер булып эшләде. 24 сентябрь көнне безне хәрби комиссариатка чакырдылар һәм, дүшәмбе китәсең дип, иремә повестка бирделәр. Рәмис үзен бик тыныч тотты: “Мин сезне якларга тиеш”, - диде. Елап утырып булмый бит, законга каршы килү дә мөмкин түгел. Шимбә-якшәмбе булдыра алганчы кирәк-яракларны җыйдык, сумкага ике резина итек, эчке һәм җылы киемнәр, шәхси гигиена чаралары, күп итеп дарулар салдык. Аларга Казанда хәрби кием биргәннәр үзе. Өстәмә рәвештә дә термокиемнәр, йокы капчыклары, яңгырдан саклагыч киемнәр алып бардык. Әлегә телефоннан даими рәвештә сөйләшеп торабыз. Видеоэлемтәгә дә чыга. Болай күңеле көр, бернәрсәдән дә зарланмый. 

Фәйзуллиннар гаиләсендә 7, 4 һәм 2 яшьлек өч бала үсә. Уллары – беренче сыйныф укучысы, ә калган икесе балалар бакчасына йөри. 
- Бакчаның балалар тәрбияләнүче төркеменнән матди ярдәм күрсәттеләр, аларга зур рәхмәт. Ике яктан да әти-әниләр, туганнар, дуслар бик булыша, - ди Резеда. – Балаларга: “Әтиегез армиядә”, - дип әйттем. Кечкенәләр бит әле, армиянең дә, сугышның да нәрсә икәнен аңлап бетермиләр. Рәмис гел ерак юлларга йөрде, шуның өчен ул безгә командировкага киткәндер кебек. Мин иремнең исән-сау, сәламәт килеш туган якка кайтуына йөз процент ышанам, күңелем белән сизәм!
Кичке якта Рәмиснең үзе белән дә элемтәгә керә алдык. 
 - Без өйрәнүләрдән соң гына кайтабыз, көндез телефонны кулга алырга вакыт юк, - диде ул. – Килеп урнашкач, рота, батальоннарга бүлделәр. Өйрәнүләр башлангач, бераз чирләп алдым, салкын да тиде, аяклар да авыртты. Һөнәрем гел руль артында утырып йөри торган булгач, беренче көннәрдә сафта йөргәндә, күнегүләр вакытында аяклар сызлады. Дәваландым, хәзер, шөкер, савыгып киләм, күп йөрергә дә күнектем дияргә була. Хәлләр беребезнеке дә начар түгел. Тамак тук, бина җылы... Киемнәрне киптерү өчен җайланмалар, телевизор куйдылар. 


Мобилизацияләнүчеләр инде иртәнге сәгать биштән аяк өстендә икән.
 - Үзеңне тәртипкә китергәнче, иртәнге аш ашаганчы вакытның узганы сизелми дә, - ди Рәмис. - Көн полигонда өйрәнүләр белән үтә. Аннан кайтып юынабыз да йокларга ятабыз. Тагын берничә көннән төрлебез-төрле якларга таралышырбыз инде. Минем өчен өйдән чыгып киткәндә иң авыры әти-әни, хатын һәм балаларның күзләренә карау булган иде. Теләгем бер генә: кабат күрешүләр насыйп булсын!

Районнан хәрби җыенга повестка килгәнен көтмичә, үз теләкләре белән китүчеләр дә булган. Үрәсбаш авылыннан Денис Бектин - әнә шундыйлардан.
 - Миңа 23 яшь. Түбән Үрәс мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Кукмара аграр көллиятендә укыдым. Армиядә булмасам да, дус егетләр, яшьтәшләр җыенга барганда, нишләп мин генә калырга тиеш соң дип, беренче көнне үк үзем килеп гариза яздым. Чөнки без, ир-егетләр, туган илебезне сакларга тиеш, - диде ул. – Хәлләр бик яхшы. Хәрби тормышка ияләнеп киләм. Полигонда тактик өйрәнүләр дә уздыралар, автомат тотарга, аны сүтеп җыярга да өйрәнәбез, саклык чараларын, беренче ярдәм күрсәтү ысулларын да үзләштерәбез. Биредә яшәү шартлары бик яхшы, тәмле итеп ашаталар. Өйдәгеләр белән даими аралашып торам. Полигоннан караңгы төшкәч кенә казармага кайтып җитәбез. Йоклаганчы егетләр белән аралашырга, телевизор карап алырга да вакыт кала. Без биредә Түбән Үрәс җирлегеннән дүртәү. Әле шушы көннәрдә якташлар белән дә очраштык. Җирлектәге барлык егетләр, акча җыешып, безгә рюкзак, йокы капчыгы, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар алганнар. Шулай ук “Кукмара” дигән язу белән флаг та алып килгәннәр. Зур рәхмәт аларга. 
Динар исемле егет белән дә элемтәгә керә алдым. “Алсу, безнең монда барысы да яхшы. Алла бирса, тиздән тынычлык урнашыр, бар да җайланыр, без җиңү белән кайтырбыз”, - диде сүзгә саран, оптимист рухлы дустым. Әмин, шулай була күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6