Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Йөкле студентларга бер тапкыр бирелә торган түләү: Татарстанда яңа регламент әзерләнә

Көндезге бүлектә укучы йөкле хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү турындагы яңа кагыйдәләр Татарстанда расланырга мөмкин.

Татарстанда көндезге бүлектә укучы хатын-кызларны йөккә узуы буенча исәпкә куйганда бер тапкыр бирелә торган түләүне раслау турындагы регламентны гамәлгә кертергә телиләр.

Хәзерге вакытта әлеге боерык антикоррупцион экспертизаны уза. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Акча алу өчен исәпкә куйганда гариза бирү хокукына Россия Федерациясе гражданнары булган, көндезге бүлектә укучы йөкле хатын-кызлар ия була. Моннан тыш, гаризаны законлы вәкилләре ризалыгы белән балигъ булмаган йөкле хатын-кызлар, вәкил үзе яки вәкилдән ышаныч кәгазе булган кеше дә бирә алачак.

Гаризаны шәхсән яки дистанцион рәвештә, шул исәптән почта аша да җибәрергә мөмкин. Әгәр закон проекты кабул ителсә, гаризаны нинди юл белән җибәрүгә карамастан, түләүләрне көтүнең максималь срогы 10 эш көнен тәшкил итәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев