Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә 1 процент ставкалы ипотека бирергә тәкъдим итәләр

Илдә 780 меңнән артык инвалид бала исәпләнә.

Дәүләт Думасы депутаты, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Премьер-министр Михаил Мишустинга инвалид балалары булган гаиләләр өчен махсус ипотека программасы булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Миронов мондый гаиләләр өчен еллык 1 процент ставкалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, Россиядә гамәлдә булган «Гаилә ипотекасы» программасы 6 процент ставка белән торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә. Әмма бу программада инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга төшә торган өстәмә финанс йөкләнеш исәпкә алынмый.

Ул билгеләп үткәнчә, инвалид балалар үстерүче гаиләләр дәвалау, реабилитация, дарулар өчен зур чыгымнар тота.

Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча, илдә 780 меңнән артык инвалид бала исәпләнә.

Фото: Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев