Иң бәхетле мизгелебез менә хәзер”, - диләр 50 ел бергә гомер кичергән Фәния һәм Рәшит Җәләлиевлар
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята.
ЗАГСта Мендельсон маршы астында балдаклар алмашканда һәркем гомерлек мәхәббәт, соңгы сулышкача бергә булу турында хыялланадыр ул. Дөньяга туган һәр адәм баласы бәхеткә лаек. Ләкин гомер дигәнең җайлы гына узмый шул: бер башыңнан сыпырса, биш җиреңне камчылап ала. Язмыш сынауларын икең бергә бирешмичә үтә алсаң, кыйблаң дөрес булса, гомер дигәнең тиз уза.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Өркеш авылыннан Фәния һәм Рәшит Җәләлиевлар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтте. Алар – авылдашлары, райондашлары арасында бик хөрмәтле кешеләр.
Җәләлиевлар икесе дә бер уку йортында укып, табиб һөнәрен үзләштергәннәр. Бер-берсенә булган мәхәббәт хисләре дә студент чорларыннан башланган. Фәния ханымның һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган, намуслы кеше булуын Рәшит абый студент вакытта ук күреп ала. Үзе дә эшне тиз тота: гашыйк иткән чибәрне кулдан ычкындырмас өчен, тиз арада кызның әти-әнисенә кайтып кулын сорый.
Табиб кайда да кирәк
- Безне табиб итү әнибезнең зур хыялы иде, - ди Фәния Җәләлиева. – Әни үзе дә медицина училищесына укырга кергән, ләкин ашарга булмагач, ачлыктан укый алмыйча кайткан. Шуңадырмы минем дә, сеңлем Әлфиянең дә табиб булуын теләде. Алган белемем тормыш сикәлтәләрен үтәргә ярдәм итте. Дөньяның төрле почмакларында яшәргә туры килде. Ә табиб – кайда да кирәкле кеше.
Рәшит Җәләлиев Буа районыннан. Ул табиб кына түгел, хәрби дә. Ә хәрби кешене үзегез беләсез: бүген монда булса, иртәгә илнең икенче чигенә күченеп китәргә мөмкин. Яшәү дәверендә иң авыры да шул булгандыр, ди әңгәмәдәшем.
- Бик еш бер шәһәрдән икенчесенә күченеп йөрдек. Күченеп китү янгыннан начаррак дип юкка әйтмиләрдер. Һәр яңа урында тормышны яңадан башларга, балаларны бакчага яки мәктәпкә урнаштырырга, иптәшемә дә эш урыны эзләргә кирәк. Әле аның акчасы җитмәгән вакытлары да бар иде. Ә Фәния Хөрмәтулловна беркайчан да зарланмады. Кичтән кайтып әйтсәм, иртән җыенып чыгып китә идек, - ди табиб.
Әҗер савап, вәҗеп савап
Күчмә кошлар сыман күпмедер күченеп йөргәннән соң, Казан шәһәрендә яшәп калырга мөмкинлек туа. Фәния ханым “Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык” исемендәге мәдрәсәне тәмамлый һәм шунда ук укытучы булып эшкә урнаша. Алга китеп, шуны әйтим: ул әле дә мәдрәсәдә белем бирүен дәвам итә, практика укытучы вазыйфаларын башкара.
Мәдрәсәдә укыган вакытта “Өркеш авылы балалары “әгузе-бисмилла” да белми”, - дип хәбәр иткән төш күрә. Инде ислам диненең асылына төшенгән ханым бу төшен игътибарсыз калдырмый, үзенә тапшырылган әманәт дип кабул итә. Аның соравы буенча, туганнары Өркеш авылында кечкенә генә өй салып бирәләр. 1999 елдан алып бүгенге көнгәчә Фәния Җәләлиева шунда авыл халкына, балаларга дин сабаклары укыта.
Сөйләве генә җиңел, әлбәттә, мондый эш башкарганда таянычың, сине хуплап торучы тормыш иптәшең булу кирәк. Фәния ханым мәдрәсә булдыру турындагы фикерен әйткәч тә, иптәше: “Бик әйбәт, әйдә, уйлашыйк та башкарып чыгыйк бу эшне”, - дип хуплап ала.
Шул көннән соң язмыш аларны тагын да ныграк берләштерә. Әлеге миһербанлы, иманлы кешеләрнең хезмәте белән һәр җәй саен авылда 3 төркем балалар өчен лагерьлар оештырыла. Монда якын-тирә авыллар гына түгел, җәйге ялларын уздырырга кайткан чит шәһәр балалары, хәтта Америка, Себердән кайтканнары да бик теләп йөри. Тагын бер төркем – ял йорты тибында “Әниләр-бәбиләр” лагеры эшли. Исеменнән аңлашылганча, бала әнисе яки якын туганы белән ял итә, дини, әдәп-әхлак тәрбиясе ала. Әлеге саваплы хезмәттә аларга Фәния абыстайның Америкада яшәүче бертуган сеңлесе Әлфия Һадыева, авылда яшәүче энесе Зөфәр Фәйзриев гаиләләре, район мөхтәсибәте, авыл халкы ярдәм итә.
Җәен авыл халкын, кунакларны сөендерсәләр, кышын Казанда яши Җәләлиевлар. Эшләп тапкан бар мал-мөлкәтен башта мәдрәсә салырга тоталар, 2016 елда яңа мәчет манарасы калкып чыга.
Бәхетле булу җиңелме?
Гаилә башлыгы хәрби хезмәтен тәмамлагач, Казан туберкулез хастаханәсендә 20 ел баш табиб булып эшли. С.М.Киров исемендәге дәүләт хәрби-медицина академиясен тәмамлый, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, Татарстанның атказанган табибы исемен йөртә. Тагын берничә җирдә җитәкче урыннарда эшләргә туры килә аңа. Гомер юлының нинди генә борылышын искә алса да, хәрби табиб тормыш иптәшенең сабырлыгын, тырышлыгын әйтми үтә алмый. “Хатынымның миңа булган ышанычы, җылы сүзләре, ягымлы карашы шундый җаваплы эшләрне башкарырга ярдәм итте”, - ди ул. Үзенең хәрби уңышларында да Фәния ханымның өлеше бик зур дип саный әңгәмәдәшем.
Ярты гасыр бергә яшәгән гаилә ике кыз үстергән. Бер кызлары, гаилә һөнәрен дәвам итеп, табиб булган, икенчесе – юрист. Тугыз оныклары, ике оныкчыклары бар.
Үрнәк гаиләләргә бирелә торган иң яраткан соравымны җиткерми булдыра алмадым. Тигезлек белән, бәхетле гомер итүнең сере нидә соң?
“Иң мөһиме – бер-береңә, гаиләңә һәм үзеңә ышану кирәк. Бәхетле булуның сере - зур, бетмәс көндәлек хезмәттә. Аның ялы да юк, лаеклы ялга да китеп булмый”, - дип, сер белән уртаклашты гаилә башлыгы.
50 ел вакыт узган да киткән... Бәхетлесе дә, күңел төшерә торганы да инде артта калган. “Иң бәхетле мизгелебез менә хәзер”, - ди алар. Чөнки горурланырлык балаларың, оныкларың, тарихка язарлык саваплы эшләрең булганда, күзең күреп, аяк-кулларың йөреп торганда – аннан да зур бәхет бармы икән?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев