Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илүзә Садриева: Укытучыларыбызның кечкенә түбәтәй киюләренә гел соклана идем

Якташыбыз татар милли түбәтәйләре тегә.

Татар хатын-кызларының борынгы баш киемнәре – калфак белән түбәтәй тормышыбызга янәдән кайтты. Бу өлкәдә «Ак калфак» оешмасының өлеше зур. Алай гына түгел, ул – бу хәрәкәтне башлап җибәрүче дә. Әле дә исемдә: оешманың беренче форумнарында калфак кигән делегатларыбыз бармак белән генә санарлык иде. Алар да – чит ил  кунаклары, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килүчеләр. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе һәр делегатка алдагы форумда калфак һәм заманча тегелгән милли күлмәк кияргә дигән бурыч куйды. Калфаксыз делегат форумга кертелмәячәк, дип тә кисәтеп җибәрде Кадрия ханым. Кызыксыну менә шуннан китте. Казан федераль университетын тәмамлаган Миләүшә дигән кызыбыз, Казанда үз эшен ачып, «Миса» түбәтәйләре тегә башлады.

Икенче форумда исә һәр делегатка «Миса» калфаклары бүләк иттеләр. Казанда калфак, изү тегү буенча мастер-класслар уздырылды. Моның файдасы зур булды, чөнки кибетләрдә калфаклар табарга әле мөмкин түгел иде. Ихтыяҗ тугач, һәммәсе, аккалфаклылар үзләре дә тегә башлады. Хәзерге вакытта кызлар бияләй калфак урынына элек кәттәфи дип аталган түбәтәйне үз итә. Без форумнарга җыелганда, калфак-түбәтәйләрнең тегү технологияләренә карап, кайсы район, төбәк түбәтәе икәнен дә таный башладык. Элек районыбызда Лира апабыз гына түбәтәй-калфаклар тексә, хәзер яшь осталарыбыз барлыкка килде. Мин газета укучыларыбызны түбәтәй тегә башлаган, инде шактый шомарган, үз клиентларын тапкан Илүзә Садриева белән таныштырырга телим. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: аны районыбызның аккалфакчылары сафына кабул иттек.

Илүзә Рәмзил кызы – тумышы белән Яңа Сәрдек авылыннан. Бүгенге көндә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 3 курсын тәмамлады. Киләчәктә татар теле, татар әдәбияты һәм кытай теле укытучысы белгечлеге алачак. Аның матур түбәтәйләрен күргәч, районыбызда тагын бер останың артуына сөендем. Илүзә белән элемтәгә кереп,  үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

- Илүзә, түбәтәй тегү уе кайчан башыңа килде?

- Түбәтәй белән кызыксынып китүем Казан дәүләт университетының 1 курсына укырга кергәч башланды. Институтыбызда төрле милли  чаралар, конференцияләр, кичәләр еш үткәрелә. Әлеге чараларга укытучыларыбызның кечкенә түбәтәй киюләренә гел соклана идем, чөнки алар шулкадәр матур, күзгә ташланып тора. Минем дә шундый түбәтәй киеп йөрисем килә башлады. Эзләнә торгач, социаль челтәрләрдән күптөрле түбәтәйләр, түбәтәй тегү буенча видеоматериаллар таптым.  Шуннан соң башыма «Ник үземә тегеп карамаска соң?» - дигән уй килде. Интернет челтәрендәге видео нигезендә үземнең кул астында гына булган материаллардан тәүге кызыл төстәге түбәтәемне тектем. Бик үк җиренә җиткерелеп эшләнмәсә дә, ул миңа шундый якын, аны истәлек итеп саклыйм. Соңрак мин зәңгәр күлмәккә туры килерлек итеп зәңгәр түбәтәй тектем.

- Түбәтәй белән кызыксынганыңны ничек белделәр, заказ бирүчеләр булдымы?

- Тора-бара эшләремне Инстаграм челтәрендәге шәхси битемә урнаштырдым. Әкренләп түбәтәйләрем белән кызыксынучылар саны арта барды, заказлар да бирә башладылар. Шулай итеп, мин «түбәтәй дөньясына» кереп киттем. Аларның төрле формадагысын тегәсем, төрледән-төрле яңа бизәкләр, сәйләннәр кулланасым килде. Күбрәк эшләгән саен шомара бардым, конкурсларда да катнаша башладым. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Ана теле» бәйгесенә үзебезнең студентларга инде ике ел рәттән түбәтәйләр тегәм.

Институтыбызда күп иҗади коллективлар эшләп килә, студентлар җырлый да, бии дә. «Яшьлек» бию коллективына да түбәтәй тегәргә туры килде.

- Хатын-кызның борынгы төп баш киеме калфак булган. Алар бигрәк тә бияләй калфакның төрле формаларын үз иткән. Син дә калфак тегеп карарга уйламыйсыңмы?

- Дөресен генә әйткәндә, түбәтәй генә түгел, шулай ук калфак та тегеп карыйсым килә. Минемчә, ул хатын-кызларны бик зәвыклы һәм мөлаем күрсәтә. Калфакның да бүгенге көндә төрле формада, төрле бизәкләр белән эшләнгән үрнәкләрен очратырга мөмкин.

Түбәтәй белән калфактан тыш, милли орнаментлы брошкалар ясау теләгем дә бар. Әлеге брошканы кайсы киемгә таксаң да артык булмас, ә, киресенчә, образны тулыландырып кына җибәрер.

- Сәйләннәр белән чигелгән борынгы калфаклар үрнәген дә көтәбез синнән, Илүзә. Үзегезне кыскача ничек тасвирлар идегез?

- Һичшиксез, үземне “түбәтәй һәм театрга мөкиббән кыз” дип әйтер идем. Түбәтәй тегү белән беррәттән, спектакльләр карарга бик яратам. Камал һәм Тинчурин театрларының бер спектакльләрен дә калдырмаска тырышам. Театр бинасына бару бер бәйрәмгә тиң. Ә анда түбәтәйсез килүне күз алдыма да китерә алмыйм. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк: елга берничә мәртәбә институтыбыз Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә безгә ташламалы спектакль бүләк итә. Бу көннәрне аеруча түземсезлек белән көтеп алабыз, төркемдәшләр белән бергәләп ял итәбез, рухи байлык туплыйбыз.

Буш вакытларда яратып эшли торган тагын бер шөгылем бар – кулъяулык чигү. Әниемнең кулъяулыкларына кечкенә вакыттан ук хозурлана идем. Шуларга карап, үзем дә чигәргә өйрәндем.

- Чиккән кулъяулыкларың күпме, аларны кая куясың?

- Кулъяулыкны күбрәк мәктәптә укыганда чиктем, иң яраткан дәресем технология иде. Кул эшләренә бирелә башлавымның “нигезе” булып, шул дәрес торадыр. Ниләр генә эшләмәдек икән ул дәрестә! Кулъяулыгын да чиктек, башмак та, бияләй дә, жилет та һәм башка бик күп киемнәр бәйләдек. Һөнәргә өйрәтүләре өчен укытучыларым Фирдәүсә Ганиева белән Гөлсөяр Мифтаховаларга рәхмәтлемен.

Хәзер исә күп вакытым түбәтәй тегүгә китә. Шулай да сораучылар булса, рәхәтләнеп чигеп бирәм. Кулъяулыкларга күбрәк күргәзмә, ярминкә оештырган вакытта ихтыяҗ зур. Ел саен Сабантуй алдыннан яулык җыйганда авылыбыз егетләре яшь кызлардан кулъяулык сорый. Шуңа күрә Сабантуйга да ел саен бер кулъяулык әзерләп куярга туры килә.

- Белгәнебезчә, университетыгызда якташыбыз Луиза Җамалиева фольклор фәнен укыта. Милли бизәкләрне студентлар күңеленә салуга да күп көч куя ул. Аның дәресләренең дә файдасы булгандыр дип уйлыйм.

- Әйе. Иң сөендергәне шул: институтыбызда да кызларны кулъяулык чигәргә өйрәтәләр. Беренче курста укыганда фольклор дәресләрендә укытучыбыз Луиза Фирдусовна белән берлектә кулъяулык чиктек. Без аңа бик рәхмәтле.

- Түбәтәй тегү буенча мастер-класслар уздырасыңмы? Кайларда, кемнәр өчен үткәрелә?

- Минем өчен бик мөһим һәм истә калган вакыйганы әйтеп узмыйча булмыйдыр. 2019 елның җәендә мин «Сәләт» лагереның «Осталар бистәсе» аланына әйдаман булып бардым. Анда үземне әйдаман гына түгел, ә остаз буларак та сынап карадым, чөнки миңа түбәтәй тегү буенча мастер-класслар үткәрергә насыйп булды. Әлбәттә, башта бу җаваплы эшкә алынырга курыктым, түбәтәй тегү балалар өчен кызык тоелмас, дип борчылдым. Тик юкка булып чыкты. Түбәтәй тегәчәгебезне белгәч, балалар бик сөенеште, аларның нур балкыган йөзләрен күрү минем өчен ничек рәхәт булганын белсәгез... Шулай итеп, без 10 кыз белән дүрт көн дәвамында түбәтәй тектек, һәм шушы балаларга үткәргән мастер-классларым зур тәҗрибә булды, дип саныйм.

- Түбәтәй тегү сиңа ошыймы? Алга таба бу юнәлештә нинди максатлар куеп яшисең?

- Әлбәттә, бик ошый. Бу хезмәтне ял итү белән чагыштырыр идем. Ул миңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә. Яраткан шөгылеңә чын күңелеңне бирергә кирәк, әгәр эшеңне яратып башкармыйсың икән, ул бервакытта да тиешенчә килеп чыкмый.

- Илүзә, татар теленең бүгенге көндә аянычлы хәлдә калуына синең фикерең нинди? Киләчәктә татар теле кулланылыштан төшеп калмасмы? Синеңчә, телебезне саклау өчен нишләргә кирәк?

- Тел бетсә, милләт тә бетә, дип юкка гына әйтмиләр. Әлеге сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Татар теленең язмышы бүгенге көндә мине бик борчый.

Ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тойган укучылар саны бик азайды: матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бөтенләй юк дәрәҗәдә. Ә бит китапта – безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш.  Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Туган телгә өйрәнүнең беренче баскычы гаиләдән башлана, дип уйлыйм.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Инстаграм челтәрендә зур күләмле флешмоб оештырылды. Анда кече яшьтәге балалардан алып, олы яшьтәге апа-абыйлар, укытучыларга кадәр катнашты. Мин дә әлеге чарадан читтә калмадым. Дөньяның әллә кайсы читендә яшәүче татарларның рәхәтләнеп саф татар телендә шигырь сөйләүләре, «Туган тел» җырын яратып башкаруларын ишетү мине бик рухландырды. Димәк, татар телебезнең киләчәге бөтенләй үк өметсез түгел дигән сүз.

Җир йөзендә яшәүче һәр татар кешесе үз туган телендә рәхәтләнеп аралашса, гореф-гадәтләрен саклап, аны балаларына, оныкларына өйрәтә алса, тел бервакытта да юкка чыкмаячак! Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә һәр кешене телле итеп яраткан. Әти-әнинең бурычы – шул телне дөрес, матур итеп балага җиткерү һәм сеңдерү.

Туган телебезгә, татар халкының гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә карата битараф булмасак иде, чөнки милләтебезнең киләчәге – безнең кулларда.

- Милләтебез тормышында сезне тагын нәрсәләр уйландыра?

- Мине борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе – яшьләрнең татар халык көйләренә, җырларына салкын каравы. Татар җырларын тыңламаган кешеләрне, гомумән, аңлый алмыйм. Минем өчен алар – иң кадерле мирас, чөнки җырларда халкыбызның үткән язмышы, гореф-гадәте, тормыш-көнкүреше чагыла.

- Киләчәктә уңышлар юлдаш булсын сиңа, Илүзә. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, телен, милли бизәкләрен саклауда, аларны киләчәк буынга җиткерүдә хезмәт җимешләрегезне күреп сөенергә язсын.


Зөмәрә ҖИҺАНШИНА,
«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе

фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев