Илне сакларга үзем дә әзер, ди хәрби әнисе
Вахит авылыннан Расих Хәбибуллин хәрби операциягә инде өченче тапкыр үз теләге белән китте.
Вахит авылыннан Расих Хәбибуллин хәрби операциягә инде өченче тапкыр үз теләге белән китте. Исән-имин әйләнеп кайткан улларына әтисе бәлки кире уйларсың, инде ике тапкыр бардың бит дип әйтсә дә, батыр йөрәкле солдатның сүзе катгый була: «Әти, минем ярты йөрәк шунда бит. Илебезне сакларга тиешмен, монда тыныч күңел белән яши алмыйм», — ди ул.
— Улыбызның китәсен сабырлык белән кабул иттем, — ди әнисе Резеда апа. — Ислам дине кануннары буенча яшәвемнең дә ярдәме тиядер. Инде исән-имин кайтырга язсын үзенә. Илен яклап вафат булган иманлы кеше шәһит буларак китә дип әйтелә динебездә, улым, дидем. Әмма без аның җиңеп, туган нигезенә үз аяклары белән кайтуына ышанабыз. Чөнки утта янмый, суда батмый торган улыбыз ул безнең. Беренче тапкыр алгы сызыкка кереп киткәч, аның исеменә Коръән хәтем чыктым, ягъни Коръән китабын аңа багышлап укыдым.
Расих беренче тапкыр махсус хәрби операциядә озак тормый, ай ярымнан кайта. Ә инде икенче мәртәбә контракт төзегәч, өч айга дип китә ул.
— Улыбыз икенчесендә дүрт айга якын булып кайтты, — ди Рафис абый. — Биш җирендә снаряд кыйпылчыклары. Тәне сызласа да, күңеле белән ул барыбер алгы сызыкта иде. «Әти, гаражны эшләп бетергәнче генә торам да барам мин», — диде. Ул икенче тапкырында Саратов якларыннан булган, яраланган бер татар депутатын ут эченнән алып чыга. Әле һаман да хәбәрләшеп торалар. Ничек шул вакытта юлыма син очрадың дип, үзенә дә, безгә дә рәхмәт сүзләрен гел әйтә Мансур.
— Икенче тапкыр киткәч, анда исемнәр (позывной) язылган әзер солдат рюкзаклары була. Расих үзенә «Псих» дигәнен сайлап ала, — дип елмая Резеда апа. — Үзенең нинди кызу кеше икәнен белә бит. Сабыр холыклы булса, үз теләге белән чыгып китмәс, өйдә генә калыр иде. Улым, гел алдан барма инде, әзрәк арткарак та кал, дисәм дә, җавабы бер генә: «Артта йөрисе булса бармыйм да мин анда!» Чөнки кая барсам да, мин дә — беренче, улымда да шул холык. Икенче китүендә 53 көн буе бер хәбәре килмәде, алгы сызыкта булган. «Аралар 150 метр гына иде, көн саен атыш булды, үз-үзеңне саклау өчен очып килгәнен дә, аяк астындагысын да тоярга, сак булырга кирәк», — дип сөйләде кайткач. Шул вакытта яралана да инде ул. Урындыкта тыныч кына утырып та тора алмый, аяктагы ярчык кадый дип әйтә иде. Әле менә үзе киткәч, «Махсус операциядә катнашкан өчен» дигән медале килеп җитте.
Расих, өченче тапкыр 31 августта хәрби комиссариатка барып, бер елга контракт төзеп кайта. Дүрт көннән юлга чыгарга, дигән хәбәр дә килеп ирешә. Юлга кузгалганчы ул әтисе, авылдашы Илсур белән Яр Чаллы шәһәренә барып, 170 мең сумга үзенә нык бронежилет, пычаклар, каска һәм башка кирәк-яраклар туплый. Аңа бу әйберләрне алу өчен авыл халкы, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов һәм Мәсгуть Фәхретдинов, Рафаэль Гатауллин, Илсур Шәмсетдиновлар акчалата ярдәм күрсәтә. «Улыбызны хөрмәт иткәннәре өчен күңелдәге хисләрне әйтеп булмый. Шөкер, авылдашларыбыз бик ярдәмчел, хөрмәтлиләр, — ди әнисе. — Ул үзе дә кешелекле, эшкә дә батыр, булган. Эретеп ябыштыруга бик хирыс. Кулы алтын. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Анда да блиндажга утлар керттем, ди. Электр генераторы сатып алганнар, хәзер мунча сатып алырга исәпләре. Телефоннан гына сөйләшә алмыйм, әссәләмәгаләйкүм, улым, диюгә тамагыма төер тыгыла. Исән-сау йөр, улым, дим. Ул барысы да тәртип, борчылма, әни, дип тынычландыра».
— Расихның бер тапкыр да зарланганы булмады, ашарга да җитә, күп, ди, — дип сүзен дәвам итә Рафис абый. — Ул бит элеккеге десантчы, бу юлы контракт төзегәч, үзе армиядә вакытта хезмәт иткән бригадасын табып, шунда китте. Күптән түгел генә сержант исемен алды, взвод командиры ярдәмчесе. Район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Альберт Гомәровлар шул якларга баргач, улыбыз белән дә очраштылар. Ул үзенең үтенечен дә җиткергән. Телефоннан гына озаклап сөйләшеп булмый. Исән икәнен әйтсә — безгә шул җитә.
— Россиябез — ул җиңүче ил! Җиңәргә өйрәнгән ил! Минем теләгем: улларыбыз исән-сау булсыннар да илебезне сатмасыннар, дезертир булмасыннар, — ди озата чыкканда Резеда апа. — Намаз укыган саен шуны телим, улымны догадан калдырмыйм. Улы, кызы да аның белән горурлана. Ашка барсаң яки урамда очрашканда авыл әбиләре малаең өчен йөрәгең авыртамы дип сорыйлар. Мин аларга йөрәгем авыртмый, авырткан чакта улым белән горурланам дип җавап бирәм. Ә менә илебезне сакларга әбиләрне — 60 яшьлек хатын-кызларны чакыралар, җыялар икән, мин дә беренче булып китәчәкмен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев