Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илгиз Зарипов: Чын композиторның музыкасы йөрәгендә туа

Моңа ышануы кыен, әмма бүген якташыбыз, талантлы композитор, музыкант, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Зарипов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ә ул элеккечә үк көч, энергия белән киләчәккә планнар корып яши, иҗаты һаман саен алга бара. Истәлекле дата алдыннан без аның белән иҗаты, заманча эстрада һәм… куяннар турында сөйләштек.


Барысы да «Әпипә»дән башланды

Юбилярның сүзләре буенча, ул музыкага талантны әтисе Рафаэльдән мирас буларак кабул итеп алган. Гаилә башлыгы яшь чагында өздереп тальянда уйнаган. Ә кечкенә Илгизнең үз музыка коралы пәйда булгач, аңа аккордлар үзләштерергә ярдәм иткән.

«Зур Кукмара элек-электән баянчылары белән дан тота. Хәтерлим әле, күрше Расыйм абый үзенең бакчасында гармунда уйнарга ярата иде. Мин, агачлар арасында качып, әкрен генә аны күзәтәм, икенче күршем Габдрахман абый исә, кичке уенлыкларда баянда уйнап, авыл халкының күңелен ачты. Миңа ул вакытларда биш яшь тирәсе булгандыр. Тальян көйләре күңелемә бик нык тәэсир итә, үзенең тавышы белән таң калдыра иде. Гармун моңы яңгыраган радиотапшыруларны да бик бирелеп тыңладым. Элек бит “тере” тавыш идее. Әтинең сеңлесе Дамира апа бакчачылык, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнде. Аларны базарга алып барып сата, еш кына мине дә үзе белән ала иде. Бервакыт аның белән универмагка, уенчыклар бүлегенә кердек. Ул машина сатып алырга тәкъдим итте, тик мин кечкенә гармун сорадым. Шул чакта Дамира апа син барыбыр уйный белмисең бит, нәрсәгә сиңа гармун, дип, бик гаҗәпләнде. “Беләм”, - дидем мин, карышып, һәм, уенчыкны алып, автомат рәвештә, “Әпипә” көен сузып җибәрдем. Хәзер үзем дә шаккатам: ничек уйнаганмын мин аны?! Без нота дәфтәрләре буенча түгел, ә ишетеп уйнарга өйрәндек. Башта чын “Казан” тальяны, соңрак хромка, баян булды. Беренче сыйныфтан ук мәктәптәге чаралар минем катнашымнан башка узмады», - дип искә ала Илгиз Зарипов балачак елларын.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет бер ел Зур Кукмара авылы клубында эшли, ә 1980 елда Казан мәдәният институтының режиссерлык факультеты студенты була. Композиторның сүзләренә караганда, ул шул вакытта үзенең беренче көйләрен иҗат итә.

«Аларны язгач, тулай торактагы күрше бүлмәдә яшәүче кызларга уйнап күрсәтә идем. Ә алар, бер-берсенә карашып, елмаеп кына тыңлап торалар, бер сүз дә әйтмиләр иде. Көйләр бик тиз иҗат ителде, шулай ук онытылды да. Ул елларны профессиональ композиторларны, җырчылар кебек үк, бармаклап санарга була иде: Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин...  Шуңа күрә безнең кебекләрнең иҗаты җитди кабул ителмәде. 1997 елда әнинең вафатыннан соң, “Әнкәй” җырын яздым. Ул вакытта район Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли идем. Танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов безнең районга гастрольләргә килгәч, үземнең өч җырымны аңа тыңларга тәкъдим иттем. Ул ике композицияне сайлап алды, һәм шуларның берсе “Әнкәй” иде. Шул вакыттан бирле  бу җыр бик популяр», - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Якташыбыз - өч йөздән артык җыр авторы. Бүгенге көндә аларны Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Сагынбаева, Вадим Захаров, Рифат Зариповлар кебек татар эстрадасының әйдәп баручы артистлары башкарып, ел саен музыкаль конкурсларда югары бүләкләр ала.

«Илгиз абый, хит ничек туа?» – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

«Җырның көе матур булырга тиеш. Аны иҗат итү өчен хис-кичерешләрне берләштерергә кирәк. Чын композиторның музыкасы йөрәгендә туа. Монда яңгыр, кар явамы, кояш яктыртамы – мөһим түгел (көлә, - авт.). Иң мөһиме - бу нечкәлекләрне күрә белергә кирәк. Әйе, кайбер тәнкыйтьчеләр хәзерге заманда яхшы җырлар калмады, диләр. Тик кемгә нәрсә ошый бит. Бу болында иң матур чәчәкне сайлаган кебек, һәркем үзенең күңеленә ятышлысын өзәчәк. Җыр белән дә шулай ук. Минемчә, хәзерге эстрададагы һәр җыр яшәргә хокуклы», - дип җавап бирә ул.

«Баламишкин»

Кукмарада «Баламишкин» баянчылар ансамбле турында ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Менә инде егерме елдан артык Илгиз Зарипов аның җитәкчесе булып тора. Үзешчән гармунчылар районда, республикада үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнашалар. Аларның иҗади тынгысызлыгы һәм чыгыш ясарга һәрвакыт әзерлекле булулары соклану уята. «Баламишкин» егетләренең кулында гармун тере организм кебек, ул кайгыра да, шатлана да, борчыла да белә. Мондый гармунчылар барында, бу уен коралы, халык мирасы булып, озак сакланыр әле.

Ансамбль җитәкчесе сөйләвенчә, коллектив 1980 елда ук Зур Кукмара мәдәният йорты каршында барлыкка килгән. Анда биш гармунчы кергән, әмма ансамбльнең исеме булмаган, соңрак «Сабантуй» дип атала башлаган. Коллектив таркалып та торган. Ә 2000 елда гармунчылар кабат район Мәдәният йорты каршында оешып иҗат итә башлаганнар.

«Коллективның исеме “Баламишкин” татар халык җырыннан алынды. Элеккеге вакытларда татар сәүдәгәрләре, акча түләп, музыкантларга көй һәм җырлар яздырганнар, һәм аларда заказ бирүченең исеме чагылырга тиеш булган. Шулай итеп, танылган “БалаМишкин”  һәм башка татар җырлары барлыкка килгән. “Баламишкин” җыры күп кенә халыкларның инструменталь ансамбльләре репертуарына да керә. Башта безнең коллективта нибары алты-җиде гармунчы иде. Тора-бара инструменталь ансамбль белән кызыксыну артты, бүген аның составында Кукмара һәм күрше авыллардан килеп эшләүче егерме үзешчән музыкант бар», - дип сөйли Илгиз Зарипов.

«Йорт куяннары минем җырларны тыңлап үсә»

Әлбәттә, без юбилярдан эш һәм чыгышлардан бушаган арада нәрсә белән шөгыльләнүе турында да сорамый кала алмадык. Гаилә башлыгы актив спорт төрләрен ярата икән, йорт куяннары үрчетә, ә җәен яр буйларында печән чаба. Җыр белән өйдә дә аерылмыйм, ди ул. «Минем җырлаганны ишеткәч, куяннар ояларында дөбер-шатыр сикереп йөри башлый. Менә аңламыйм: алар уйныймы, әллә куркудан сикерәме?» - дип шаярта хуҗа. Илгиз Зариповның сүзләренә караганда, аңа иҗатында һәрвакыт гаиләсе ярдәм итә. Хатыны Рузилә белән алар 20 ел бергә гомер итәләр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр: Гөлшат һәм Илзирә, хәзер оныкларына сөенәләр. Кече кызына әтисеннән музыкага чиксез мәхәббәт, аны тоемлау һәм ритм хисе бирелгән. Менә инде биш ел рәттән яшь башкаручы «Йолдызлык» республика конкурсында җиңү яулый. Кем белә, бәлки тиздән без аның исемен дә олы сәхнәләрдән ишетербез.

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев