Игътибар! Кукмарада хатын-кызны талаган ике ир эзләнә
Соңгы яңалыклар

Игътибар! Кукмарада хатын-кызны талаган ике ир эзләнә

Пәкегә охшаган әйбер кулланып, ирләр Кукмарада яшәүче 51 яшьлек хатын-кызны талаганнар.

28 ноябрьдә 11.05 сәгатьтә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 51 яшьлек кукмаралы хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 8.30 сәгатьтә ике таныш булмаган кеше, пәкегә охшаган әйбер белән куркытып, аның 6500 сум акчасын ачыктан-ачык урлаганнарын әйтә.

Тикшерү-оператив төркеме кичекмәстән әлеге хәл булган урынга юл тота. Законга сыешсыз гамәлнең “Добреев” кибете артында тимер юл юнәлешендә кылынганы ачыклана.

- Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау, талауның шаһитләре һәм күзләре белән күреп калган булырга мөмкин кешеләрне эзләү өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләнү чаралары оештырылды. Зыян күрүченең сүзләре буенча талауда шикләнүченең тәфсилле фотороботы төзелде, -дип хәбәр иттеләр полициядә.

Әлеге хәл буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 162 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Полиция бу җинаятьне кылуга кагылышы булган ике ирне эзли:

берсе – карап торышка 27-35 яшь, буе 175 сантиметр тирәсе, йөзе түгәрәк, каракучкыл, караңгы төстәге кыска болонья куртка, ачык төстәге джинс чалбар кигән, башында кара төстәге башлык,

икенчесе - карап торышка 27-35 яшь, ябык гәүдәле, буе 180 сантиметр тирәсе, караңгы төстәге куртка, караңгы төстәге чалбар кигән, башында кара төстәге башлык.

Полиция бу хакта ни дә булса белгән гражданнарның 2-65-06,2-65-36 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый. Яшеренлек һәм бүләкләү гарантияләнә.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев