Язил Муллахаҗиев: Максатыбыз – татар балын Рәсәй һәм чит илләргә таныту
Ашаган түгел, тураган белә. Бик хак сүзләр. Барыбыз да яратып куллана торган бал продукциясен генә алыйк. Өстәлгә килгәнче, үзенең кулланучыларын тапканчы никадәр урау юллар узыла, күпме көч сарыф ителә бит.
Райондашыбыз, «Татар Балы» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату эшкәртү кооперативы җитәкчесе Язил Муллахаҗиев белән дә нәкъ менә шул хакта: умартачылык эшенең үзенчәлекләре, бүгенге көн кадагында булган проблемалар турында сөйләштек.
— Язил Ягъфәрович, сүзне танышудан башлыйк әле. Сез ни өчен тормышыгызны нәкъ менә умартачылык белән бәйләргә булдыгыз?
— Мин үзем Зур Кукмара авылыннан. Икътисадчы, юрист дипломнарына ия булсам да, күңелем умартачылыкка тартылды. Ник дигәндә, безнең әти белән әни гомер буе һәм хәзер дә умарта тоталар. Кечкенәдән алар тирәсендә кайнашып, тәҗрибә туплап, әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә төшенеп, булышып үстем. Тора-бара мавыгу төп шөгыльгә әйләнде. Мин хәтта Рязань шәһәренә барып, балның сыйфатын тикшерү буенча лаборатория белгечлеген дә үзләштереп кайттым. Инде менә ныклап торып 19 елга якын умартачылык белән шөгыльләнәм. Умарталарның бер өлеше Татар Толлысы авылында булса, икенчесе — Мәчкәрәдә.
— Умартачылар турында: «Алар үзләре дә бал корты сыман тырыш», — диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?
— Әлбәттә. Бал кортларын яшь бала сыман тәрбияләргә, хәтта кыш көне дә контрольдә тотарга кирәк. Көннәр язга авышып, кышлату урынында (омшаник) һава температурасы җылына башлау белән, ояларны урамга чыгарасың. Чөнки бүлмәдә эссе булган саен, аларның тән температуралары күтәрелә, борчыла башлыйлар. Саф һавада умарталыкка да әкренләп җан керә, кортлар тирәлеккә җайлаша, кояшлы, матур көннәрдә беренче чәчәкләрдән нектар алып кайта. Билгеле булганча, эшче бал кортының яшәү вакыты, елның фасылына карап, 28 көннән 180 көнгә кадәр дәвам итә. Бу аларның күпме хәрәкәтләнүе белән бәйле. Июнь башында чыга икән, июль ахырында инде ул үләчәк. Кышка таба чыкканнары исә озаграк яши. Ә менә ана корт җиде елга якын торырга мөмкин. Әмма без, умартачылар, вакыт узган саен оя көчсезләнмәсен өчен, аны ике елдан ике елга алыштырырга тырышабыз.
Һава торышының нинди булуына карап, күп кенә умартачылар балны елга ике тапкыр суырта. Аның беренчесе июньдә булса, икенчесе август ахырларында. Мин үзем тәүге балны алмыйм. Ә менә умарталарны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртүчеләр исә хәтта өч тапкыр да бал аертырга мөмкин. Аларның инде, әлбәттә, табышлары да ике мәртәбә күбрәк була.
— Сездә кооператив булдыру уе кайчан туды?
— Умарта оясы сатып алып, анда кортлар җибәрү, тиешенчә тәрбияләү, балны суыртып алу гына бер хәл, әзер продукцияне урнаштырасы да бар бит әле. Дөрес, кемгәдер «чыбыксыз» телефон ярдәмгә килә, ә кемдер мессенджерлардагы сату-алу төркеменә белдерүләр урнаштырадыр. Әмма баш саны күп булган саен, аның балы да ике-өч савыт, базарда сатып бетерерлек кенә булмый. Аннары сәүдә итү, ваклап сату өчен вакыт та күп сорала. Умартачы өчен җәй ул — үзенә күрә бер урак өсте икәнен дә онытмыйк. Проблеманы хәл итү өчен без 2020 елда Татарстанның төрле районнарыннан умартачылар җыелып, авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату эшкәртү кооперативы төзергә булдык. Бүгенге көндә безнең кооператив 35 умартачыны берләштерә. Максатыбыз — үзебездә җитештерелгән балны республика эчендә генә тарату түгел, ә Рәсәйгә һәм чит илләргә дә чыгару, шул рәвешле умартачыларга ярдәм итү. Без төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып та үзебезнең продукцияне тәкъдим итәбез. Шулай ук быел Казахстанның бер компаниясе белән дә беренче экспорт килешүе төзедек.
— Кооперативның исеме бик матур — «Татар Балы». Исеме җисеменә туры киләдер дип уйлыйм.
— Мин әлеге умартачылар берләшмәсен ничек атарга икән дип бик озак баш ваттым. Без, Татарстанда җитештерелгән бал продукцияләрен чит төбәкләргә дә чыгарып, үзебезнең республиканы танытучылар бит. Шунлыктан, «Татар Балы» дип атасак, начар булмас иде, дигән нәтиҗәгә килдем. Кооператив умартачылары да минем тәкъдимне хуплады. Исеме, чыннан да, җисеме белән тәңгәл килә. Бүгенге көндә үз брендыбыз, товар билгесе бар.
— Хөкүмәтнең ярдәмен тоясызмы?
— 2021 елда «Татар Балы» кооперативы Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грант отты. Мин татар балын халыка сәүдә системасында башка илләргә таныту буенча программа тәкъдим иткән идем. Проектның хөкүмәт тарафыннан хуплануы алга таба тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешү өчен бер этәргеч булды.
Программа кысаларында без Кукмарада тәүлек дәвамында эшли торган цех булдырдык. Биредә урнаштырылган җайланма берьюлы 20 тонна бал эшкәртә, аның егәрлеге — 1,5 мең тонна. Безгә умартачылар балны алып киләләр дә, иң элек лабораториягә тикшерүгә бирәбез, аннары гомуми күрсәткечләре: тәме, төсе, су һәм шикәр күләме буенча төрле балны эшкәртеп, бер массага китерәбез. Бүгенге көндә цехта 20дән артык төрдәге продукция җитештерелә. Гади балдан (юкә, чәчәк, карабодай, фацелия һәм башкалар) тыш, төрле тәмнәр кушылган кремлы баллар да әзерлибез. Шулай ук аерым төргәкләрдә корт ипие, серкә, прополис та бар. Кремлы бал ясау өчен аеруча ныклап әзерләнергә, төрле тикшерүләр, сынаулар алып барырга туры килде. Нәтиҗәсе куандыра.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев