Өч хуҗалыклы авылда буыннар очрашуы: Якташлар Ямбулат Пустыш авылына Чишмә бәйрәменә җыелдылар
Тумышы белән шушы авылдан булган Мингазова Әлфия Корбангалиевна бәйрәмне оештыручы, халыкны жыйнаучы.
Кукмара районы Ямбулат Пустыш авылында Чишмә бәйрәме гөрләп узды. Берничә йорты (3 хужалык,6 кеше яши) гына булуына карамастан, инде менә 5нче ел уздырылып килә торган бу бәйрәмгә 80гә якын, авылда туып үскәннәр, аларның балалары, оныклары кайтып төште! Тумышы белән шушы авылдан булган Мингазова Әлфия Корбангалиевна бәйрәмне оештыручы, халыкны жыйнаучы. Алар үз көчләре белән яңартылган “Асиябикә” чишмәсе янына жыелдылар.
Ә быелгы бәйрәмгә махсус хәрби операциядән Илшат Загриевның ялга кайтуының туры килүе - үзе бер шатлык иде! Фаиз хәзрәт, егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп дога кылды, шунда ук өйлә намазы укылды.
Авылның тарихына кагылышлы истәлекләр, Дусай авылы үзешчән сәнгать осталары, кайткан кунакларның чыгышлары һәркемне сокландырды. Бәйрәм табын өстәле янында дәвам итте, мул табын әзерләгән хужаларга рәхмәт әйтеп, икенче елга да очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калдылар.
Кайткан авылдашлар, якыннарының каберләрен зыярат кылдылар, Бөек Жиңүнең 80 еллыгына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Адилә Шәймәрданова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев