Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшьлек дулкынында: Кукмара районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Быел район буенча 9нчы сыйныфны — 644, ә 11нче сыйныфны 193 укучы тәмамлый.

Районыбыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч һәм истәлекле чараларның берсе — «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре узды. 

Мәктәп ишегалларын бу көнне шат авазлар, котлау сүзләре һәм шул ук вакытта моңсулык хисләре биләп алды. Быел район буенча 9нчы сыйныфны — 644, ә 11нче сыйныфны 193 укучы тәмамлый.

Бәйрәм чаралары матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Күп кенә мәктәпләрдә традиция буенча чыгарылыш укучылары соңгы вальс биеде. Ә соңгы кыңгырау чыңы мәктәп елларының тәмамлануын хәбәр итеп, һәркем күңелендә онытылмаслык мизгел булып калды.

— Чыгарылыш укучылары өчен бу көн — балачак белән хушлашып, мөстәкыйль тормышка беренче адым ясау вакыты. Алда аларны җаваплы сынаулар — Төп дәүләт (ТДИ) һәм Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ), һөнәр сайлау, яңа уку йортлары һәм зур мөмкинлекләр көтә, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Бакланова. — 9нчы сыйныфлар имтиханнарны — 3нче урта мәктәп һәм беренче гимназиядә, ә 11нчеләр Манзарас урта мәктәбендә тапшыра. Рус теле һәм математика фәннәреннән имтихан бирү — мәҗбүри. Калган фәннәрне укучылар үзләре сайлап ала. БДИ һәм ТДИ 28 майда башланды. Шулай ук резерв көннәр дә каралган.

Бүгенге чыгарылыш укучылары — районыбызның киләчәге. Алар арасында төрле олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади һәм спорт бәйгеләрендә җиңү яулаган талантлы егет-кызлар бихисап. Мәктәп елларында алган белем һәм тәрбия аларга киләчәктә дә ныклы терәк булыр дип ышанасы килә.

Укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, үз юлларын табуларын, зур максатларга ирешүләрен һәм туган якның горурлыгы булуларын телибез.

Фото: Миләүшә Сабирова/ «Кукмор-информ»; район мәктәпләре архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев