Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Яшел ут»та сыналган осталык: «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Иванова бәйгедә җиңү яулады

Мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлек бирә һәм балалар белән эшләү сыйфатын яхшырта.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәҗрибәле, иҗади эшләүче тәрбиячеләр арасында узган «Яшел ут» республика бәйгесенең район турына йомгак ясалды. Беренче урынны «Салават күпере» балалар бакчасы һәм «Кояшкай» балалар бакчасыннан тәрбияче Гөлшат Иванова яулады. 

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева сүзләренә караганда, «Балаларны юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» бәйгесе өч этаптан торган. 

— 15 тәрбияче үзләренең югары һөнәри әзерлекләрен, иҗади якын килүләрен һәм балаларны мөһим темага җәлеп итә белү сәләтләрен күрсәтте. Иң элек юл хәрәкәте иминлеге буенча башкарылган эшләр турында методик материаллар — проектлар, презентацияләр, күрсәтмә әсбаплар тәкъдим ителде. Алга таба тәрбиячеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белү осталыклары тест һәм практик биремнәр аша бәяләнде. Ачык дәресләр вакытында педагоглар интерактив шөгыльләр үткәрде, уеннар, сәхнәләштерелгән күренешләр аша белем бирү алымнарын күрсәтте, — диде Елена Владимировна. — Мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлек бирә һәм балалар белән эшләү сыйфатын яхшырта.

Бәйге җиңүчесе Гөлшат Иванова «Кояшкай» бакчасында 2017 елдан тәрбияче булып хезмәт куя. 

— Әлеге бакчада үз эшчәнлегемне кечкенәләр төркеменнән башлап җибәргән идем, хәзер зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек балалары белән эшлим, — ди ул. — Малай-кызларны кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, аларда сакчыллык һәм җаваплылык тәрбияләү юнәлешендә зур тырышлык куябыз. Сабыйлар каршына гадәти лекцияләр белән генә чыгып булмый. Шуның өчен дәрес темасын уеннар аша аңлатабыз, төрле ситуацияләр тәкъдим итеп, ахырдан билгеле бер нәтиҗәгә киләбез. Бер көнне светофорга «кунакка барсак», икенче көнне шофер һәм җәяүле роленә керергә туры килә, әкият геройлары белән дә бик еш «сәяхәтләргә» чыгабыз. Балалар исә зур кызыксыну белән тыңлап, уеннарда катнашып, үзләренең юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәләр.

Тәрбияче заманча алымнар куллану турында да сөйләде. 

— Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча кирәкле әсбаплар шактый. Мультимедиа материаллары, интерактив такта, автошәһәрчек макеты, юл билгеләре, кагыйдәләр язылган стендлар бар. Киләчәктә автосыйныф булдыру турында хыялланабыз. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән дә районкүләм чараларда, «Яктырак бул», «Янып тор» һәм башка акцияләрдә актив катнашабыз, — ди Гөлшат Илдар кызы. — «Яшел ут»ка бакча коллективы белән бергәләп әзерләндек, әти-әниләрнең дә ярдәме зур булды. Җиңүчеләрне игълан иткән мизгелдә бик дулкынландым. Беренче урында үз исемемне ишеткәч, хәтта күземне яшь пәрдәсе каплап алды. Хезмәтеңнең бәяләүләнүе — зур бәхет. 

«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Альбина Аксанова коллективның бердәм һәм актив булуын билгеләп үтте.

— Тәрбияче кызларыбыз барлык төр бәйгеләрдә актив катнашырга тырыша. Гөлшат Иванова — «Яшел ут» бәйгесендә, Ләлә Фәйзулина «Ел тәбиячесе» конкурсының район этабында беренче урынны алды. Инглиз теленә өйрәтү тәрбиячесе Ольга Петрова мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче Самина Гимранова белән берлектә «Яшь оста» республика конкурсының «Кунакханә идарәчесе» компетентлыгында җиңү яулады.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса