Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яр Чаллы шәһәре өстеннән очкан метеорит видеога эләккән

20 ноябрьдә 17:39 сәгатьтә күк җисеме Җир атмосферасының тыгыз катламнарында янган, күктә якты эз калдырган.

Яр Чаллы халкы 20 ноябрь кичендә метеорит төшү шаһиты булган. Астрономия күренеше домофоннар камералары тарафыннан теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Видеодан күренгәнчә, җирле вакыт буенча 17:39 сәгатьтә күк җисеме Җир атмосферасының тыгыз катламнарында янган, күктә якты эз калдырган. Шаһитлар сүзләренчә, алар бернинди тавыш та ишетмәгәннәр.

Энгельгардт исемендәге обсерватория директоры, профессор Юрий Нефедьев билгеләп үткәнчә, бу торак пункт өчен шактый сирәк күренеш — күк җисемнәренең күпчелеге күренми кала.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев