Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янил авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Бүген Янил авыл җирлегендә район башлыгы Сергей Димитриев катнашында хисап җыелышы узды. Ул 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Анда Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов, җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Өч авылны үз эченә алган Янил җирлегендәге 447 хуҗалык исәпләнә, 1503 кеше яши. Үткән ел 17 бала дөньяга килгән, 12 кеше вафат булган.

«Җирлектә тырыш халкыбыз бай, мул тормышта яши. Каралты-куралар нык, яңа йортларның саны елдан-ел арта. Авыл халкының күпчелеге терлекчелек белән шөгыльләнә», - дип сөйләде Илгизәр Корбанов.

Җирлекне тагын да төзекләндерү, халыкка уңыйлы шартлар тудыру максатыннан, федераль, республика программаларында актив катнашалар, Вахитов исемендәге хуҗалык та ярдәменнән калдырмый. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә җирлектән 346 кеше хезмәт куя.

Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев