Яңа ел каникулларында Кукмарада кайларга барырга мөмкин
Шәһәребез искиткеч матурланды, килгән кунаклар алдында йөзебезгә кызыллык килә торган түгел.
Кыш аенда тугангамы, мин бит кышны өзелеп яратам… Әйе, яратам. Аның салкыннарын, биткә бәреп яуган карларын яратам.
Алда озын кышкы каникуллар. Ә иң көтеп алганы — Яңа ел. Менә «Ат елы»на аяк басабыз.
Ат елыннан ни көтик соң?
Елыбыз тыныч булсын!
Кесәләрдә эшләп алган
Акчалар тулып торсын.
Яңа елны каршылауга 3, 4 көн кала әзерләнә башлыйбыз. Алдан ук пилмәннәр ясап, суыткычка тутырып куябыз. Балалар, оныклар каникулга кайта. Аларга биреп җибәрү өчен бар нәрсә әзерләнеп, хәтергә салып куелган була.
Оныклар кайткач, Атлас Булатов исемендәге паркка барабыз. Чөнки ул безгә якынрак. Анда һәр елны балалар өчен тау шугалагы ясыйлар иде. Ләкин быел кар соң төшү сәбәпле, шугалак күренми әле, ясарлар дигән теләктә калабыз.
Биредә балалар спорт корылмаларында да шөгыльләнәләр. Бу парк искиткеч матур төс алды. Мин хәтта аның белән горурланам да.
Шулай ук оныклар белән шәһәр үзәгендә чыршыга төшми калган юк. Билгеле, 30 декабрьдә түгел, бәйрәм көнне аяк басар урын да калмый бит. Алдагы көннәрдә кичке якларда төшеп әйләнәбез.

Шулай ук оныкларның тагын бер яраткан урыннары — Тау чаңгысы базасы. Анда туйганчы шуып, кайнар чәйләр эчеп, аннан соң берәр кафега кереп сыйланып кайталар. Өйдә сый мулдан булса да, кафеда да үзенчә ризык төрлелеге шактый бит.
Безнең бу тау шугалагыбыз Кукмарабызның горурлыгы дими, ни дисең.

Шәһәребезнең чыршысы, урамнары матур итеп бизәлгән! Кыскасы, Кукмарабыз искиткеч матурланды, килгән кунаклар алдында йөзебезгә кызыллык килә торган түгел.
Шәһәребезне төзекләндерүдә, матурлауда зур өлеш керткән районыбыз җитәкчесе Сергей Димитриевка һәм башка җитәкчеләргә, «Чиста шәһәр» оешмасында эшләүчеләргә, халыкның күңелләрен күреп концертлар, төрле мәдәни чаралар оештырган мәдәният хезмәткәрләренә зур уңышлар юлдаш булсын.

Ат елы килә, дидек бит,
Тагын ниләр телик соң?
Бәяләр гел артмасын,
Гади халык рәхәт яшәп,
Кибет юлын таптасын.
Гади халыкның моң-зарын
Ишетегез, түрәләр.
Әй, нигә соң язып торам,
Болай да бит беләләр.
Яңа ел белән! Рәхәттә, тынычлыкта һәм муллыкта яшәргә язсын!
Яңа ел шатлыклар өстәсен,
Елмаеп көлсеннәр нәниләр.
Шушы шат, сөенче аваздан
Бәхеткә төренсен әниләр!
Рафилә Фәттахова (Вафина), Кукмара
Фото: «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев