Яңа ел алдыннан газета укучыларыбызга бүләкләр өләштек
Акциядә катнашкан 908 абунәче арасыннан бәхет 9 райондашыбызга елмайды.
Яңа ел ишек шакыганчы санаулы гына көннәр калып бара. Димәк, район газетасының үз абунәчеләрен сөендерер вакыты җитте. Редакциябезнең матур традициясен быел да дәвам итеп, без алты айга газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык. Быел әлеге акциядә 908 абунәче катнашты.
Фирдәүсә Сәләхиева, Кукмара (керләр өчен кәрзин):

— Район газетасын бик яратам. Безнең дуслыгыбызга 40 елдан артык. Ирем Ильдар белән бергәләп, беренче битеннән соңгысына кадәр укыйбыз. Миңа нәкъ менә шушындый кәрзин кирәк иде. Үзем гомер буе җәмәгать туклануы системасында эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Ләкин пенсиядә дә буш утырмыйбыз: балаларга ярдәм итәбез, төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, кош-корт үстерәбез. «Ләйсән» ансамбленә йөрим. Ел тыныч үтте, шөкер.
Фирая Данилова, Кукмара (су өчен фильтр-кувшин):

— Альтернатив язылу рәсмиләштердем, редакция хезмәткәрләре газетаны өйгә үк китереп бирә. Рәхәтләнеп укыйм. Басма газета электрон версиясенә караганда күпкә якынрак һәм җанлырак. Аеруча хикәяләр, тормыш-көнкүреш вакыйгалары, рецептлар ошый. Безнең әти — Кызыл Октябрь авылыннан Габдулла Мөлеков та газета укырга бик яратты. Газета килгән көн аның өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелә: бар эшен читкә куеп, укырга утыра, үзенә кирәкле юлларны ручка белән билгеләп бара иде. Шуңа күрә «Хезмәт даны» безнең өчен — гадәт кенә түгел, ә традиция. Бүләк өчен зур рәхмәт, барыгызга да тынычлык, иминлек телим.
Равилә Шакирова, Киндеркүл (кер үтүкләү тактасы):

— "Хезмәт даны«н 2002 елдан бирле яздырабыз. Акциядә катнашу өчен квитанцияләрне даими рәвештә җибәреп бардык, әмма отыш безгә беренче тапкыр гына елмайды. Газетада гади кешеләр язмышы турында да, районның икътисадый тормышына кагылышлы күзәтүләр дә очратырга була. Минемчә, район газетасы көнкүрешнең барлык өлкәләрен дә яктырта, анда һәркем үзенә кызыклы мәгълүмат таба ала. Күптән түгел оныгыбыз турында да яздылар. Газета битләрендә таныш исемнәрне һәм фамилияләрне күрү аеруча күңелле.
Мәрьям Шәйхетдинова, Поч. Кучук (электр чәйнеге):

— Үземне тәҗрибәле газета укучы дип әйтә алам. Гадәттә, газетаны соңгы битеннән укый башлыйм, аннары яңалыклар, вакыйгалар белән танышам, шуннан соң хикәяләргә һәм башка мәкаләләргә күчәм. Якынча 1990 елларда район газетасы битләрендә минем беренче язмам дөнья күргән иде. Хәзер дә кайчак үз хәбәр-язмаларымны редакциягә юллап торам. Аллага шөкер, ел тыныч үтте, иң мөһиме — югалтуларсыз.
Любовь Никитина, Түбән Комар (зур пластмасс кар эттергеч):

— Газетага элек гел языла идек, әмма соңгы елларны бераз тукталып тордык. Ә «Вамыш» газетасы чыга башлагач, кабат язылдык. Үз туган телеңдә булгач, укыйсы килә икән, безгә бик ошый. Ирем белән икебез дә газета килгәнен көтеп алабыз. Оныгыбыз Евсения Никитина турында да газетага яздылар, бик күңелебез булды, сөендек, ул басманы аерым алып куйдык. Мондый акцияләрдә катнашкан юк иде, квитанцияне беренче тапкыр җибәрдек һәм бүләк оттык, бик зур рәхмәт. 2025 ел бер көйгә узып китте, билгеле, анда төрлесе булды: сөендек тә, көендек тә. Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек, җиде оныгыбыз бар, хәзер сигезенчесен көтәбез, шуларның уңышларына куанып гомер итәбез. Иң мөһиме — сәламәтлек һәм тынычлык кирәк.
Гөлсинә Галимова, Пычак (яшелчә турагыч):

— 1987 елда Өлге почтасында эшли башладым. Биш ел дәвамында хат ташучы булып хезмәт куйдым. Аннары 20 ел буе Пычакта берьюлы почта бүлекчәсе мөдире һәм хат ташучы вазыйфаларын башкардым. Шул вакытлардан бирле район газетасыннан аерылганым юк. Ул елларда авыл халкы газета-журналларны бик күпләп яздыра иде. Вакытлы матбугат басмалары капчыклап килә, аларны буранда да, челлә эсседә дә йорт саен тарата идем. Шуңа күрә хат ташучы хезмәтенең җиңел булмавын үз тәҗрибәмнән яхшы беләм. Хәзер газетаны авылга китереп бирәләр. Тормышыбыз шөкер, балалар үз юлларын тапты, тугыз оныгыбызның уңышларына сөенеп яшибез.
Лидия Макарова, Иске Юмья (таба):

— «Вамыш» — безнең өйдә һәрвакыт көтеп алынган кунак. Элек газетаны әти-әниләр укыды, хәзер без укыйбыз. Миңа тормышчан мәкаләләр, төрле рецептлар ошый. Үзем авыл китапханәсендә китапханәче булып эшлим. Быел район газетасын аерым теркәп бара башладым. Бу эшне хезмәттәшләрем дә үз итте. Әлеге басмалар тарихта сакланып калыр. Ел төрле вакыйгаларга бик бай булды. Күп кенә чаралар үткәрдек, махсус хәрби операциягә багышланган очрашулар оештырдык. Бу чараларга солдатларны да чакырдык. Безнең авыл халкы да илдәге вакыйгаларга битараф түгел. Солдатларга булышу максатыннан бергәләп маскировка челтәрләре дә үрдек, гуманитар ярдәм дә җыйдык. Бер сүз белән әйткәндә, алар безнең тынычлыгыбыз өчен алгы сызыкта көрәшсә, без аларны тылда кайгыртабыз.
Алсу Гомәрова, Вахит (чәйнек), бүләкне каенанасы Дания ханым килеп алды:

— Алсу үзе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ел ахыры — аеруча мәшәкатьле чор: эш күп, репетицияләр бара. Шуңа күрә ул үзе килә алмады. Район газетасын авылга редакция хезмәткәрләре китереп бирә. Без аны бөтен гаилә белән укыйбыз. Тормышыбыз тынычлыкта, татулыкта үтә, яшьләрнең уңышларына сөенеп яшибез. Алга таба да шулай булсын иде.
Рәйсә Газизуллина, Түбән Өскебаш (кер киптерү җайланмасы), бүләкне сеңлесе Рәсимә апа килеп алды:
— Авыл кешеләре өчен газета — иң мөһим мәгълүмат чыганакларының берсе. Сеңлем "Хезмәт даны"на даими рәвештә язылып килә. Ә бүләк оту — икеләтә шатлык. Әлбәттә, аны турыдан-туры үз кулына тапшырачакмын. Узып баручы елга килгәндә, югалтулар да, шатлыклы мизгелләр дә булды. Яңа ел һәркемгә бары тик яхшы хәбәрләр, күңелле вакыйгалар гына алып килсен иде.
Газета укучылар, «Хезмәт даны»на язылыгыз, безнең акцияләрдә катнашыгыз! Бәлки уйламаганда гына сезгә дә бәхет елмаеп куяр.
Хөрмәтле райондашлар! «Хезмәт даны»ның 2026 елдагы тәүге саны 16 гыйнварда дөнья күрәчәк. Ә инде газетабыз сайты көндәлек эшли. Анда һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә сез район, республика яңалыклары белән көн саен танышып бара алачаксыз.
Фото: Алсу Гатауллина, Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев