Яңа Чәбия авылында яшәүче Әсхәдулла Әсәдуллин: Диванда кырын ятып тормыш бармый ул, хәрәкәтләнергә кирәк
Барлык авыру да борчылудан, үз-үзеңне «ашау»дан килеп чыга. Кеше белән сөйләшмичә йөрү, тәкәбберлек — йөрәкнең дошманы, ди ул.
Яңа Чәбия авылында яшәүче Әсхәдулла абый Әсәдуллинның тормыш кагыйдәсе: юк-барга хафаланмаска, зарланмаска, булганына шөкер итеп яшәргә. Чөнки барлык авыру да борчылудан, үз-үзеңне «ашау»дан килеп чыга. Кеше белән сөйләшмичә йөрү, тәкәбберлек — йөрәкнең дошманы.
Хәтерләсәгез: җәй башларында «Турыдан-туры элемтә» рубрикасы кысаларында газета укучыларыбыздан сораулар, үтенечләр кабул иткән идек. Әсхәдулла абый да шул вакытта шалтыратты. Башкалардан аермалы буларак, үзе турында сөйләде ул. «Сәламәтлектән зарланмыйм, әмма яшьтәшләрем арабызда юк инде. Гомер буе сөйләшергә яраттым. Сөйләшү йөрәккә файдалы. Вакытыгыз булганда килегез әле, рәхәтләнеп бер аралашырбыз», — дип, авылына да чакырды.
...Чыганакларга күз салсак, Яңа Чәбия авылында (революциягә кадәр ул Югары Чәбия дип йөртелгән) ХХ гасыр башында мәчет, мәктәп, ике су тегермәне, ярма яру цехы, өч ваклап сату кибете эшли. Ә бүгенге көндә исә авыл уртасыннан яхшы асфальт юл үтүгә, тормыш итү өчен барлык мөмкинлекләр булуга карамастан, буш торган йортлар шактый. Соңгы елларда элек читтә яшәп лаеклы ялга чыгучы авылдашлары кайтып урнаша башлаган үзе. Менә шушы тыныч, аулак, яшеллеккә күмелгән, таулар итәгенә урнашкан авылда гомер итә икән Әсәдуллиннар.
Күз тимәсен, Хашига апа — 73 яшен, кардай ап-ак күлмәген киеп каршы алган Әсхәдулла абый 83 яшен «куып барсалар» да, әле гөрләтеп тормыш итеп ятышлары. Үзенә гомерлек яр итеп сайлап, ике тапкыр урлый Әсхәдулла абый Хашига апаны.
— Миннән 10 яшькә кечкенәрәк ул. Төрмәгә утыртсалар утырырмын, әмма урлыйм булгач урлыйм дип, фермадан кайткан чагын туры китереп, өйгә алып кайткан идем мин аны. Кышкы вакыт иде ул, ат чанасы тулы яшьләр, әмма әле миңа 20 яшь кенә бит дип, Хашига кияүгә чыгарга риза булмады. Икенче елны октябрь аенда тагын фермадан кайтышына урлап алып кердем, — дип елмая Әсхәдулла абый. — Мин бик кыюсыз егет идем шул.
Кыюсыз дип шаяртып кына әйтүедер. Чөнки армиядә хезмәт иткәндә берьюлы ун кыз белән хат алыша ул. Шуларның бишесе — бөтенләй күз күрмәгән яклардагы. Насыйбы шулай булгандыр инде, 26 яшендә армиядән кайткан солдат егет 30 яше тулгач кына Хашигасы белән гаилә кора.
— Әсхәдуллага караганда бигрәк тә әнисе, булачак кайнанам Сабира читтән генә карап үстергәндер мине, — дип елмая Хашига апа. — Чөнки мин мәктәптә укыган елларда ук, әнигә булышырга дип, фермага эшкә йөрдем. 8 сыйныфны тәмамлагач, инде анда көтеп торалар иде. 34 ел буе фермада кул белән сыер саудым. Иртәнге сәгать 3тә беренче савым башлана. Балаларны үстерергә Сабира әни бик булышты. Аның белән озак еллар бергә гомер итеп, шөкер, бер тапкыр да тавышка килми яшәдек без.
— Әйе, шөкер, Хашига белән тыныч, тәртипле гомер иттек, хатыннан уңдым. Тормыш коруыбызга 52 ел була, — дип, сүзне хуплый Әсхәдулла абый. — Биш ир малай алып кайтты ул. Алар да йөзебезгә кызыллык китермәделәр, акыллы, эшчән булып үстеләр.
Хашига апаның: «Берәрсе кыз булмасмы дип көткән идем дә», — дигән сүзен тагын Әсхәдулла абый элдереп алып китә:
— Һаман кыз да, кыз, диде ул! Кызларны үзләре алып кайталар, дидем мин аңа. Шулай булды да, дүрт киленебез бар. Оныклар янәшәбездә.
Әсхәдулла абыйның оныклар янәшәбездә дип әйтүе бер өй аркылы гына яшәүче төпчек уллары Ришат белән Марианна гаиләсе турында сөйләве. Олы уллары Васыйл исә Ныртыда гомер итә, хуҗалыкта тракторчы булып эшли икән. Икенчесе — Райнурлары урманчы һөнәрен сайлап, Кайбыч районына эшкә урнашып, шунда төпләнеп калган. Айратлары Казанда яши. Кызганыч, Алмаз исемлесе эпилепсия авырулы булып туа, 27 яшендә вафат була.
...Бу яшьтә кая гөрләтеп тормыш итсеннәр инде, өлкән буын бит, әллә ни майтара алмыйлардыр дип уйлаучылар да булыр.
Капка төбендә безне каңгылдап бер оя каз каршы алды. Ишегалдында тавыклар, бройлер чебиләр йөгереп йөри. Абзарда сарыклар, бозаулар. Соңгысы — уллары Ришатныкы. (Үзләренең дә сыер малы абзар тулы икән.) Чөнки алар эшсез тора белми торган кавемнән. Хашига апа, әйткәнемчә, озак еллар терлекчелектә эшли. Хезмәт кенәгәсендә дә ике генә язу: эшкә алыну һәм лаеклы ялга китү датасы тора. Ә Әсхәдулла абый 40 елдан артык хуҗалыкта төрле эшләрне башкара. Хезмәт ветераны. Шофер да булып эшли, комбайн да иярли, трактор йөртә. Хәтта бер сезон печәнчеләр өчен пешекче дә булып тора әле. «Совхозның ул чактагы директоры Равил Зыятдинов: “Сине армиядә вакытта пешекче булып эшләгәнсең дип әйттеләр. Гурьевка ягындагы печәнчеләргә ашарга пешермәссеңме?” — дип сорады. Армиядә шофер булып хезмәт итсәм дә, кеше эшләмәгән эш түгел, курыкмыйм мин дип риза булдым», — ди ул, елмаеп.
Әсхәдулла абый армиядә вакытта юл һәлакәтендә аягын авырттыру сәбәпле, соңгы елларда таякка таянып йөри.
— Яшьлегем белән сизелмәде. Соңгы елларда таяк минем юлдашыма әверелде. Шулай булса да, биергә бик яраттым. Моннан ун еллар чамасы элек бер артист концерт белән килгәч, кем иң озак итеп бии, шуңа радиоалгыч бүләк итәм, дигән иде. Аяк киеменең табаны төшкәнче биесәм биедем, беренчелекне бирмәдем, — ди ул. — Әти сугышта хәбәрсез югалганлыктан, әни мине ялгыз үстерде. Кече яшьтән гармунда уйнарга өйрәндем. Тормышымны шул юлдан дәвам итмәкче идем, әни мине ялгыз калдырып китәсеңме, дигәч, кире уйладым. Әмма хәзер дә сагышланып киткән чакларымда кулыма гармун алам. «Җидегән чишмә», «Әниемә хат» көйләрен яратып уйныйм. Быел гына Сабантуйда җырламадым.
...Хәрәкәттә — бәрәкәт. Диванда кырын ятып тормыш бармый ул, хәрәкәтләнергә кирәк. Беребез — таякка таянып, икенчебез — биле авыртканлыктан, кайвакытта урындыктан җиңел генә торып китә алмасак та, ишегалды, каралты-кура, терлек янында матавыкланып көн үткәнен сизми дә калабыз. Көн генә түгел, гомер үткәне дә сизелми икән, диләр.
Гомернең алтын көзенә дә бүгенгедәй җитәкләшеп, елмаеп, бер-берсен күз карашыннан ук аңлап керсеннәр иде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев