Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ядегәрдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашында хисап җыелышы узды

Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Авыл җирлекләрендә узган ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Ядегәр авыл җирлегендә үткәрелгәнендә район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин да катнашты. 
Анда “Восток” җәмгыяте директоры Алексей Леонтьев, җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 
Дүрт авылны берләштергән җирлектә барлыгы 301 хуҗалык исәпләнә, 1061 кеше яши. 2022 елда 6 бала дөньяга килгән, ә вафат булучылар - 11 кеше. 
- Халык күбесенчә “Восток” җәмгыятендә хезмәт куя. Анда 98 кеше эшли. Шулай ук җирлектә кече эшмәкәрлек киң үсеш алган. Крестьян-фермер хуҗалыклары, пластик тәрәзә, ишек, тәрәзә йөзлекләре ясау цехлары, көнкүреш техникасын ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар бар, - диде Айдар Фәйзуллин. – Шулай ук авыл халкы мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә авылларда малларның саны 610га җитә, шуның 310ы – савым сыерлар. 2015 елдан бирле җирлектә 5 гаилә фермасы эшләп килә. 
2021 елдан җирлектә “Туган авылны торгызыйк” муниципаль программа буенча төзелгән мини-сөт паркы эшли башлады. Бүгенге көндә анда 146 мөгезле эре терлек бар, шуның 96сы – савым сыерлар. Бу фермаларда 4 кеше эшли. 
Сергей Димитриев үзенең чыгышында районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган мәсьәләләргә тукталды. 
Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев