Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гыйнвар аенда татарстанлылар күбрәк ял итәчәк

2026 елда иң аз ял көннәре апрель, июль һәм сентябрь айларында булачак.

Атнасына биш көн эшләүче татарстанлыларны гыйнвар аенда 16 ял көне һәм 15 эш көне көтә, дип яза «Татар-информ».

Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан 1-11 гыйнварда ял итәчәк. Шулай ук 17,18, 24, 25 һәм 31 гыйнварда ял көннәре булачак: бу көннәр шимбә-якшәмбегә туры килә.

2021 елның гыйнварында ял эш көннәренә караганда күбрәк булган: шулай ук 16 ял һәм 15 эш көне.

2026 елда иң аз ял көннәре апрель, июль һәм сентябрь айларында булачак — 8әр.

Фото: Юлдус Низамеева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев