Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гыйнвар ае сынамышлары

Җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле салкыннар килер.

19 гыйнвар — Качмануда, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

22 гыйнвар — көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма салкын булыр.

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар — иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса — буран булыр, сирәк икән — аяз, суык һава торышы көтегез.

28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле салкыннар килер.

29 гыйнварда карлы, җылы көн — эссе җәй вәгъдә итә.

30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле салкыннарга.

31 гыйнвар — айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев