Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гриппны каршыларга әзер бул!

Куркынычсызлык төркеменә керүчеләргә, хроник авырулары булганнарга, шул исәптән йөкле ханымнарга (хатын-кыз табибы билгеләве нигезендә) прививка ясату бары тик файдага гына булачак.

Җиһанда, чын мәгънәсендә, алтын көз хакимлек итә. Көннәр кояшлы, матур, агач-куаклар да бер-бер артлы үзләренең сары күлмәкләрен киде. Урамнан хәтта керәсе килми! Көзге уңышны җыеп алу, бакчада эшләү өчен дә менә дигән һава торышы! Әмма көз – көз инде ул, җәмәгать, иртә-кич бик салкын. Кояшка алданып, өйдән җиңелчә киенеп чыгасың да, борынгы томау төшеп, йөткерә-төчкерә башлаганыңны үзең дә сизми каласың…

Иммун системасы какшап, грипп һәм вируслы йогышлы авырулар көчәеп киткәнче вакцина ясатырга тәкъдим итә табиблар. Район үзәк дәваханәсенең эпидемиолог табибы Рамил Мохтаров белән дә шул хакта сөйләштек. 

– Ел саен вируслы инфек­цияләр кеше организмына бик зур зыян китерә, авыруларга тиз бирешүчән, иммун системасы начар булганнарны аеруча нык зарарлый. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, алдан ук хәстәрен күрергә ки­рәк. Вакцинацияләү өчен иң кулай вакытлар ул – көз айлары. Грипп вирусы салкынга чыдам. Шуның өчен ул күбрәк кышкы чорда тарала. Берничә ай алдан прививка ясатсаң, эпидемиологик сезон башланганчы, организмда инде иммунитет барлыкка киләчәк, – ди Рамил Минехаҗи улы. – Быел план буенча районда 30 мең­гә якын кешегә вакцина ясарга җыенабыз. Шуларның 8 меңе – 6 айдан зуррак булган балалар, ә калганы – өлкәннәр. 50 процент кешегә җитәрлек вакцина кайтты, һәм инде күбесе ясалды. Аеруча пенсия яшендәгеләр активлык күрсәтә, халык белән тыгыз элемтәдә булучылар, медицина өлкәсендә хезмәт куючылар, балалар белән эшләүчеләр дә прививкага үзвакытында килә.

Куркынычсызлык төркеменә керүчеләргә, хроник авырулары булганнарга, шул исәптән йөкле ханымнарга (хатын-кыз табибы билгеләве нигезендә) прививка ясату бары тик файдага гына булачак. 

– Прививкадан соң тән температурасы күтәрелә, үземне начар хис итәм, диючеләр очрый. Бу хакта ни диярсез?

– Организмга нинди генә төр вакцина кертелсә дә, аның йогынтысы булырга мөмкин. Әйтик, кемнеңдер тән температурасы тиешле нормадан артып китә, хәлсезлек күзәтелә, ә кемнеңдер прививка урыны кызарып чыга, авыртып тора. Бу күренешләрнең барысы да кыска вакытлы, һәм алар 2-3 көн эчендә юкка чыгалар, – ди табиб. – Шуны да билгеләп үтим: вакцинациядән яисә грипп белән авырганнан соң, кеше организмында сак­лагыч антитәнчекләр формалаша. Әмма аның нәтиҗәсе гомерлеккә түгел. Билгеле бер вакыттан соң организм антитәнчекләрне юып чыгара. Шуның өчен дә прививканы ел саен ясату зарур. 

Эпидемиолог табибының сүзләренә караганда, дәва­ханәгә пневмониягә (үпкә ялкынсынуы) каршы да вакциналар кайткан. Теләгән һәр кеше прививка ясата ала икән. 

– Барлык төр прививканы шәһәрдә өлкәннәргә – район үзәк дәваханәсе поликлиникасында, балаларга – балалар консультациясенең прививка кабинетында, мәктәпләрдә, ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә фельдшер-акушерлык пунктларында ясыйлар. Табибка алдан языласы түгел. Без иң элек мөрәҗәгать итүче белән аралашабыз, медицина буенча каршылыклары юкмы икәнен сорыйбыз, сәламәтлек торышын билгелибез. Бары тик шуннан соң гына прививка ясала, – ди Рамил Мохтаров. – Иң мөһим профилактик чара ул – вакцинацияләү, күмәк иммунитет булдыру. Якынча 40–60 процент халык вакцина ясаткан очракта, грипп безгә катлаулы проблемалар тудырмаячак. Шуның өчен район халкын активрак булырга чакырам. 

Фельдшер Елена Григорьева Танькино һәм Үрәсбаш авыллары халкына – 247 кешегә (211е – өлкәннәр, калганы – балалар) хезмәт күрсәтә. 

– Ике авыл халкы да прививка ясатуның мөһимлеген яхшы аңлый. Аеруча бер тапкыр вакцинацияләү үткән өлкән яшьтәгеләр актив. Алар, икенче елны да чакыруга, ФАПка килеп җитәләр, – ди Елена Викторовна. – Шөкер, моңарчы грипп белән өзлегүләрнең теркәлгәне булмады. Бу юлы да эпидемиологик сезонны уңышлы үткәреп җибәрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев