Грипп белән авыручы Татарстанлыларның саны бер атнада өч тапкырга арткан
Узган атнада грипп белән авыруның 114 очрагы теркәлгән иде.
Татарстанда ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 13 700 очрагы теркәлде. Авыручыларның 363е грипп йоктырган. Узган атнада грипп белән авыруның 114 очрагы теркәлгән иде», — диде Марина Патяшина.
Патяшина сүзләренчә, авыручыларның 55 проценты — балалар.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев