Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гражданнарны кабул итү: Кукмара районында яшәүчеләрне нәрсә борчый

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненне дәүләт хакимиятенең башкарма, муниципаль идарә органнары хезмәткәрләре, нотариус бала хокукларын яклау буенча бушлай консультация уздырдылар.

Хәзерге үсеп килүче буынның дөньяга карашы, фикерләве башкача. Ул үз сүзен курыкмыйча җиткерергә, алга максат куеп яшәргә омтыла.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә район Башкарма комитетында үткән очрашуда моңа тагын бер кат инанырга туры килде.

Бу көнне дәүләт хакимиятенең башкарма, муниципаль идарә органнары хезмәткәрләре, нотариус бала хокукларын яклау буенча бушлай консультация уздырдылар. Консультациягә, иң беренче булып, бер төркем егет-кызлар керде. Аларның барысын да бер төрле сорау — максатчан юнәлеш, ягъни җирле администрациянең, эш бирүченең югары яки урта һөнәри белем бирү йортына адресланган махсус рәсми үтенече буенча укырга керү кызыксындыра. 

«Билгеле бер белгечлеккә ия конкрет студентларны укытырга урыннар, әлбәттә, бар, моның өчен имтиханнар алдыннан өчьяклы килешү (әти-әни, башкарма комитет, югары уку йорты) төзергә кирәк. Педагогика, төзелеш, медицина юнәлешләрендә белем алу өчен, максатчан юнәлешләр бирелә. Әлбәттә, иң элек документларны чыгарылыш сыйныфында укыганда ноябрь, декабрь айларында ук тапшырырга кирәк, һәм алар комиссия тарафыннан тикшерелгәннән соң гына укучыга хәбәр ителә. Бүгенге көндә мәктәпләрдә физика, математика, химия, биология укытучылары җитми, быел менә рус теле буенча да мөгаллимнәрнең җитәрлек дәрәҗәдә булмаулары ачыкланды. Төбәк максатчан юнәлеше буенча укырга кергәннән соң, 15 мең сум күләмендә ай саен стипендия бирелә. Шуны да искәртәбез: диплом алгач, яшь белгечнең биш ел дәвамында килешүдә күрсәтелгән урында эшләве зарури. Алай булмаган очракта, түләнелгән акчалар суд карары нигезендә кире кайтарыла», — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

Яшь укытучыларга нинди ярдәм күрсәтелүе дә укучыларны кызыксындырды. Әгәр дә яшь белгеч эшкә урнашканнан соң, бер ел эчендә гариза бирә икән, шәһәр җирендә яшәгән очракта — 200 мең сум, авылда яшәсә — 300 мең сум бер тапкыр акча бирелә. Һәм «Безнең яшь укытучы» программасы буенча укытучыларның хезмәт хакына ай саен өч ел дәвамында 10 мең сум акча өстәлә. 

Район мәктәпләренең берсендә белем алучы 15 яшьлек кыз бала әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итүдә ярдәм сорады. Ул бүгенге көндә башка гаиләдә тәрбияләнә. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган әнисенең кайда икәнен дә белми, әни кеше дә балалары белән кызыксынмый икән. Әлеге балага тиешле күләмдә ярдәм күрсәтү турында сөйләшенде. 

Киләсе сорау шәһәр урамында йөрүче хуҗасыз этләргә кагылышлы иде. «Мәктәптән кайтучы балалар өчен куркыныч», — дип борчыла әти-әни. 

Шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев исә әлеге сорау белән җитәкчелекнең хәбәрдар булуын, бу нисбәттән эш баруын белдерде.

Шәһәрнең Тимер юл урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр фатирларының суык булуыннан, диварлардан җил өреп торудан зарландылар. Йортыбызны тышлау буенча ремонт эшләре елдан-ел кичектерелеп килә, уңай җавап булмасмы, диләр. Аларның үтенече дә исәпкә алынды.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев