Гомергә истә калырлык вакыйга булды
Без Новгород өлкәсендәге Үлем үзәненә бардык
Узган уку елында минем күңелемдә гомергә истә калырлык вакыйга булды. Мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев “Кар десанты” составында Новгород өлкәсендәге Үлем үзәненә барырга тәкъдим ясады. Бу минем күптәнге хыялым иде, шатланып риза булдым.
Зур рюкзакларга кирәк-яракларны тутырып, Гомәр абый җитәкчелегендә без, 8 егет, 28 апрель көнне экспедициягә кузгалдык. Бу минем әти-әниемнән башка еракка барган беренче сәяхәтем иде. Бер тәүлеккә якын поездда барганнан соң, Малая Вишера станциясендә төшеп калдык. Вокзалга кереп, киемнәребезне эш киемнәренә алыштырдык һәм, безне алырга килгән йөк машинасына утырып, урманга кердек. Урман. Бөтен җирдә сазлык. Поезддан төшеп калганда ява башлаган яңгыр да һич туктарга уйламый. Мин башта куркып та калдым. Без палаткалар корып яшәячәк урын Арча педагогия көллиятеннән килгән егет-кызлардан ерак булмады. Килгәч тә, алар безне кайнар чәй, тәмле ботка белән сыйладылар. Бу сазлыклы кара урманда якташлар белән очрашу иң якын туганнар белән күрешкән кебек булды. Аннан соң без палаткалар корырга керештек. Караңгы төшеп өлгергәнче, аска җәеләсе агачлар кисеп түшәлгән, кирәкле корылмалар корып куелган иде.
Икенче көнне (һәр көн) сәгать алтыда тордык һәм сугыш кырларында һәлак булган бабайларның сөякләрен эзләү эшенә керештек. Әлеге урында, Ленинград блокадасын өзәргә җибәрелеп, үзе дә чолганышта калган 2нче удар армия сугышчылары газиз башларын салган. Сугыш беткәнгә 73 ел узса да, әле һаман җир өстендә җирләнмәгән солдат җәсәдләре ята. Су белән тулган снаряд чокырлары, гильзалар, мина кыйпылчыклары, гранаталар – барысы да монда куркыныч сугыш булуы турында сөйли. Эзләнү эше барышында без ике билгесез солдатның сөякләрен таптык.
5 май көнне үзебез тапкан билгесез солдат җәсәдләрен күмүдә катнаштык һәм кайтыр юлга кузгалдык. Шул ук көнне борынгы Бөек Новгород шәһәренең тарихи урыннары белән таныштык, ә аннан соң Санкт-Петербургка юл алдык. Пискарев зиратына барып, Ленинград чолганышы корбаннарын искә алдык, Илсур исемле егетебез аларның рухына багышлап догалар укыды. Петергофка сәяхәт (1714 елда Петр I тарафыннан нигез салына, патшаның җәйге сарае), су трамваена утырып, Петербургның истәлекле урыннарын күзәтү, мәчеткә кереп сәдакалар биреп чыгу күңелдә әйтеп бетергесез зур тәэсирләр калдырды. 8 май көнне барыбыз да исән-сау өйләребезгә кайтып җиттек. Безгә сугыш булган җирләрне үз күзләребез белән күрү, Бөек Новгород, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрнең истәлекле, тарихи урыннарында булу мөмкинлеге тудырган өчен җитәкчебез Гомәр абыйга зур рәхмәт әйтәсе килә.
Бу экспедиция минем тормышымны үзгәртте, күп нәрсәләр турында башкачарак уйлый башладым. Бүгенге көндә күгебез аяз. Әти-әниләребезнең кайгыртучан карашлары безне иркәли. Без шушы рәхәт көннәрнең кадерен белеп яшәргә тиеш. Илдә тынычлык, мул тормыш булсын өчен, һәрберебез көчебездән килгән кадәр тырышырга кирәк.
Инсаф ЗАКИРОВ, Олыяз урта мәктәбе 7 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев