Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гомере буе инвалид коляскасында йөргән Эльвира Әскәрова: Кечкенә чакта мине “эт син”, “маймыл син” дип үртәлиләр иде

ДЦП диогназы белән тууга карамастан, каршылыклар алдында югалып калмыйча, әни булуга ирешә ул.

Каенсарда туып-үскән Эльвира Әскәровага  31 яшь. Ун яшьлек улы Марсель белән бүгенге көндә  Түбән Кама шәһәрендә яши. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр, коляскада йөрүчеләргә уңайлыклар күп булганлыктан, тормыш итәргә бу шәһәрне сайлый ул. Соңгы ике елда бер банкта дистанцион формада кече белгеч булып эшли

Эльвираның әнисе Рәфидә ханым кызының балалар церебраль параличы (ДЦП) авырулы икәнен балага сигез ай тулгач белә. Беренче мәлдә Рәфидә сүзсез кала. Әлбәттә, шаккату белән бергә гаҗизләнү, үз-үзеңне кая куя алмау хисе дә өстәлә. Бер миндә генә мондый бала, нишләргә кирәк хәзер, дигән сораулар ананың көн-төн күңелен бораулый. Түккән күз яшен әйтеп тә торасы юк! Дәваханә юлында йөри башлагач кына ул кызы шикелле башка балаларның да барлыгын күрә, әле Эльвираның чагыштырмача уңайрак икәнен аңлап, берникадәр тынычланып, үзен кулга ала. Булыр, булыр, кызым йөри башлар дип өметләнә. Эльвирага 7 яшь тулгач, Кукмарада “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге ачыла: кызы беренче сыйныфны бер бала белән шунда укый. Ул вакытларда Каенсардан электричка белән  үзәккә йөргәндә, Кукмара урамнарында кайбер тәкәллефсезләрнең: “Нигә шундый зур кызыңны күтәреп йөрисең?” – дип, әдәпсез итеп сорау бирүләре исенә төшсә, хәзер дә күзләренә яшь тула. Әле бит электричкага бала күтәреп менеп-төшүләре – үзе бер бәла. 
Ә инде бүгенге көндә кеше күзенә карап утырмыйча, тормышта үз юлын тапкан Эльвирасы - язмыш тарафыннан сыналганнар өчен күңел төшенкелегенә бирелмичә яшәргә матур үрнәк.  

Эльвира Әскәрова:

“Икенче сыйныфны инде мин өйдә торып кына укый башладым. Рәхмәт укытучыларыма: аеруча Нурзия апа Хисмәтуллинага, мин аны беренче укытучым дип саныйм. 11 сыйныфны тәмамлап, имтиханнар бирдем, кулыма аттестат алдым. Елга ике тапкыр “Шәфкать”кә барып дәваландым.  Үземнең башкалар шикелле түгел икәнемне 3-4 яшьләрдә аңлый башладым. Әни мине Казандагы “Чишмәле” шифаханә-профилакторийга йөртә иде. Шунда эшләүче Мария апаның мине кочаклап юатканнарын әле хәзер дә онытмыйм. Мин бит коляскадан төшкәч, өйдә тезләнеп йөрим. Шуңа күрә тезләрем үз формаларын югалттылар да инде. Шул тезләнеп йөргәнемне күргәч, үзәктәге башка балалар кечкенә чакта “эт син”, “маймыл син” дип үртәлиләр иде. Гарьләнеп елыйм, әмма соңрак игътибар итми башладым. Үз-үземне белә башлаганнан бирле яшәү өчен көрәшәм. Холкым буенча оптимист кеше, үҗәтлегем дә җитәрлек. Әни әйтмешли, кечкенәдән “бөтерчек” кебек: ике аягым хәрәкәтләнмәсә дә,  тулы тормыш белән яшәргә омтылдым. Кәефем гел күтәренке, йөземдә елмаю булды. Әмма минем  дә дус кызларым шикелле авылдагы клубка чыгасым, биисем килә иде, кызыгам аларга, артларыннан башкаларга күрсәтми генә елап калам… Ярый әле әни авылда клуб мөдире булып эшли, концертларда сәхнәгә чыккаладым. Бала чагым дигәч, шул искә төшә: җырлаганда авыл халкының миңа сокланып та, жәлләп караганнары әле дә күз алдымда тора. Мәктәп елларында өйдә укысам да, дәресләрне җиренә җиткереп әзерли идем, буш вакытларымда музыка, эзотерика белән мавыктым”. 

Эльвира мәктәпне тәмамлар алдыннан Нырья урта мәктәбе директоры Николай Данилов аңа читтән торып Яр Чаллыдагы юридик көллияткә керергә тәкъдим итә. Эльвира күп уйлап тормый, берьюлы ике көллияткә документларын тапшыра. Логистика (товарларны тәэмин итү һәм ташу процессы) белеме буенча көллиятне дә,  Яр Чаллыныкын да тәмамлый. Шулай ук тырышып читтән торып югары юридик белем дә ала, әллә ничә белгечлек буенча дипломнары бар. Компьютер, заманча технологияләр буенча махсус курслар тәмамлый.  Беренче дипломны кулына тапшырганда улы Марсельнең тууына 40 кына көн була әле. Әйе, әйе, әлеге тәвәккәл ханым 20 яшендә әни исемен дә ала! 

Шушы уңайдан үҗәтлеге турында бер генә тарих. Моннан ун еллар чамасы элек ул үзенең торак буенча документларына тиешле оешмалардан белешмәләрне юллый алмагач (хәтта бер оешманың хезмәткәре кул куярга төшми, һәм аның янына - өченче катка баскычлар аша тезләнеп менә ул), судка мөрәҗәгать итә. Әлеге сорау буенча Эльвира белән район прокуроры үзе элемтәгә чыга. Кыз каушап калмый, аны авылга - Каенсардагы торак шартларын карарга чакыра. Сөйләшәләр, аралашалар, кич җитә башлый… Эльвираның бу көнне район Мәдәният йортындагы концертка билеты алынган була. Прокурорга шуны әйтеп, кичкә кадәр үз янында тотып, аның машинасына утырып, Кукмарага концертка бара ул. Ә инде аңлы рәвештә бала алып кайтуы – аның яшүсмер чактан ук булган хыялы. Кышкы салкыннарда Түбән Камадан Яр Чаллыга кадәр барып, машина йөртү таныклыгы өчен укуы да - үзе бер батырлык. 


 
Эльвира Әскәрова:

“Инвалид коляскасының беренчесен миңа җиде яшьтә “Шәфкать”  тернәкләндерү үзәгендә бирделәр. Үзәккә кайткан беренче коляскалар иде ул.  Бик зур, авыр, уңайсыз, елый-елый йөртергә өйрәндем. Яр Чаллыда машина йөртү таныклыгына укыганда да шул чакларым искә төште. Мин инде мәктәптә укыган чорда ук акча эшләдем. Авылдашлар компьютерларын алып киләләр - кемнеңдер вирусын чистартам, икенчеләренекен көйлим. 13 яшьләр чамасы булдымы икән, бер психолог тест үткәреп (кайда икәнен газетада әйтмибез, - авт. ), дәфтәр битенә өч хыялны язарга кушты. Тормышка чыгу, бала алып кайту, медицина көллиятендә белем алу дип яздым. Аларны укыгач, әлеге психолог, чакырып, нәрсәгә сиңа бала, син бит шундый кеше, аңларга тиешсең, күпме теләсәң дә, тырышсаң да  килеп чыкмаячак, дигән сүзләрне әйтте. Кыскасы, ул тормыш кору турындагы хыялларымны “үтерде”. Әмма мин бирешмәдем. Интернет аша бер рус егете белән таныштык, 19 яшемдә аның белән гаилә корып, Казанда яши башладык. Марселем сау-сәламәт бала булып туды. Коляскада йөрсәм дә, аны авыр итеп күтәрмәдем, 3400 грамм авырлыкта, буе 49 сантиметр иде. Мин инде баламның ир бала булуын теләдем, яклаучым, саклаучым үсәр дип уйладым. Исемен беренче мәлдә Руслан дип кушасым килгән иде. Авылда Руслан исемлеләр булгач, Марсельгә тукталдым. “Шәфкать”кә йөргәндә Марсилә исемле бер дус кызымның әтисе Марсель иде, матур исем кебек тоелды. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китим әле. Элек “Шәфкать”кә йөрүчеләр белән Кукмараның берәр кафесында очрашулар үткәрәсе килә. Әмма аларның берсенә дә инвалид коляскасы белән кереп-чыгып булмый. Бәлки кафе хуҗалары безнең үтенечебезне ишетерләр?! Яшь ярымга кадәр авылда әниләрдә яшәдек, алар булышты. Аннан соң Марсельнең әтисе кайтып, кире Казанга алып китте. Әмма аңа карата булган “алсу күзлегем” тиз “чистарды”. Марселемне алып, сигез ел элек  Түбән Камага киттем. Аны балалар бакчасына йөрттем, мәктәпкә. Кечкенә чагында барасы җиргә коляскама - алдыма утыртып китә идек. Юк-юк, алай борчымады ул мине, тыңлаучан булды, көйсезләнмәде. Хәзер инде үзе мөстәкыйль: йөзү, көрәш белән шөгыльләнә, рәсем ясау белән мавыга. Балам тугач, теге психологка кешенең хыялларын челпәрәмә китерергә сезнең хакыгыз юк иде дип барып әйттем. Яшь вакытым булган дип акланды, гафу үтенде…” 

Эльвирага инвалид коляскасы матур итеп яшәргә киртә булып тормый. Чөнки ул тормышны ярата: өй эчендәге бөтен эшләрне үзе башкара, җырлый, бии, атнага ике тапкыр спорт мәктәбенә күнегүләргә йөри. 2022 елда республикакүләм “Татарстан энҗесе” сәләт һәм матурлык конкурсында бронза медаль ала. Узган ел ерак юлга чыгудан да курыкмыйча, Петербург шәһәрендә үткән “Невская Краса” бәйгесендә катнаша, “Мисс оптимизм” титулына ия була. Сау-сәламәт кеше дә өеннән атлап чыгарга иренеп яшәгән заманда Эльвираның тәвәккәллегенә баш иясең.

Эльвира Әскәрова:

“Тормышымнан тулаем канәгать мин. Улым, әнисе инвалид коляскасында дип, иптәшләре алдында уңайсызланып яшәми, барысын да аңлый. Күңел түрендә йөрткән тагын бер хыялым  фатирлы булу иде. Анысы да, шөкер, тормышка ашарга тора. Кешеләргә карата бер генә үтенечем бар: безнең кебек коляскада йөрүчеләргә аз гына мәрхәмәтлерәк булсагыз иде. Без дә бит нәкъ сезнең кебек үк кеше, әмма язмыш тарафыннан гына кыерсытылганбыз”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев