Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үгезе дә үгезе: Остасы кем?

Бәйрәм якынлаша башлау белән аны каршы алу өчен әзерләнергә тотынабыз, килеп җитеп, үтеп киткәнче ниләр генә кыландырмыйбыз.

Бигрәкләр дә кызыклы, могҗизалы, галәмәт инде бу Яңа ел! Бәйрәм якынлаша башлау белән аны каршы алу өчен әзерләнергә тотынабыз, килеп җитеп, үтеп киткәнче ниләр генә кыландырмыйбыз: чыршысын да бизибез, суыткычны тутырып аш-суын да әзерлибез, сыннар да ясыйбыз. Соңгысы бигрәк тә игътибарга лаек. Чөнки мондый талант бар кешегә дә бирелмәгән. Мәктәптә сын ясаучы ата-аналарга су ташып торган кеше буларак, мин моның нинди авыр эш икәнен бик яхшы беләм.

 

Үгезе дә үгезе – маңгаенда мөгезе, дигәндәй, районыбызда мөгезле эре  терлек саны соңгы бер-ике атнада шактый арткан булырга тиеш.

Әнә  Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин: «Районның баш үгезе быел бездә», - дип белдерде. Сүз дә юк, лаек бу хайван баш булырга: карашлары ук куркыта, гәүдәсе дә, ай-һай, гаярь. Аны ясар өчен, унике «Беларус» тракторы кар киткән.  Карны исә ике көн дәвамында басудан җыйганнар. Инстаграмда да рәсем астында: «Шәп ашатканнар, ашлык үзләрендә булгач», - дип язу калдырганнар. Бу үгез Лельвиж авылыннан әтиле-уллы Леонид һәм Игорь Петровларның иҗат җимешләре икән. 

Ә «Зилант» спорт мәктәбенең үгезенә карагач, русчалатып: «Ой, какой миленький», - дип барып кочаклыйсы килә. Фердинанд исемле икән ул. Надежда Нуретдинова аны ике көн ясаган, берничә образны берләштердем, әмма, нигездә, «Фердинанд» мультфильмын файдаландым, диде.

Ә менә Кукмара янгын сүндерү-коткару часте янындагы кызыл үгезнең күзләреннән утлар чәчри. Үзебезгә охшаган ул безнең, дип елмая янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Илмир Хәбибрахманов. Ясаучылары да - утны-суны кичкән, озак еллар частьта хезмәт куючы егетләр. Ришат  Газизуллин - 23, Александр Афанасьев менә 27 ел инде  районыбызның иминлеге өчен көрәшә. Алар икесе дә каравыл начальнигы вазыйфаларын башкара. Кар эзләп ерак йөрмәгәннәр, үзләренең территорияләреннән генә җыеп өйгәннәр. Беренчедән, бушка, икенчедән, территория дә чистарып калган. 

Лельвиж урта мәктәбенең әйләнә-тирәсе дә әкият дөньясына әверелгән. Буяуларын бер дә жәлләмәгәннәр: ачык, матур төстәге сыннардан күзләр камаша. Кунак егете - үгез дә килеп утырган. Сыннарны исә информатика  укытучысы  Дмитрий Мухин һәм инглиз теленнән белем бирүче Рания Кадыровалар укучылар белән бергә ясаганнар. «Карны үзебезнең метод буенча җыябыз, тик ул сер булып калсын», - диде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Габделхакова. 

«Без сыннар ясаганчы иң элек аның проектын эшлибез, моның өчен сыйныфлар арасында конкурс оештырыла. Быел исә авыл ишегалдын ясарга булдык. Анда барлык әкият геройлары да урын алды: “Курочка Ряба”, “Алтын балык”, “Царевна-лягушка”. Шугалак та могҗизалы кош формасында, дуңгыз, казлар, үткән елның символы тычкан - бар да бар. Чәй белән “сыйланырга” самавыр да куйдык, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы кебек зур датаны да онытмадык», - диде ул. 

Әмма дә үткен инде бу вахитлеләр! Ел саен кар әвәләп мәшәкатьләнмәс өчен, сыннарны фанердан ясап, авылның мәдәният йорты каршына урнаштырганнар икән. 

«Унике ел символының әлегә сигез-тугызы гына әзер, алга таба калганнарын да ясап бетерәчәкбез. Рәсемнәрне 2 метр озынлыкта, 1,5 метр киңлектәге фанерларга проектор ярдәмендә төшереп кистек, аннан соң буядык. Бу эшләр барысы да иганәчеләр ярдәме белән башкарылды. Ә Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов мәдәният йорты каршысына куярга 5 метрлы чыршы бүләк итте. Аны Санкт-Петербургтан кайтарттык», - диде Вахит авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин. 

Күршебездәге элеваторны да аерым билгеләп үтәргә булдык - капка төпләре искиткеч зәвык белән матур итеп бизәлгән. Быел ашлыкның муллыгы сизелә - малкайлары да ут булып яна торган. 

Районыбыздагы барлык кар сыннарын да санап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, иренмичә, калганнарын үзегезгә карап чыгарга туры килә. Күңелегезгә ошаган сыннарны фотога төшереп, безгә юлласагыз, без дә сокланырбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев