Газетабыз битләрендә - тарих үзе
ТАССРның 60 еллыгы билгеләп үтелгән 1980 елда район газетасы ниләр турында язган?
Бишьеллыкны – Ленин юбилеена
Унынчы бишьеллыкның дүрт елын колхозыбыз терлекчеләре әйбәт уңышлар белән төгәлләделәр. Без дүрт ел дәвамында дәүләткә 7990 центнер ит сатарга тиеш идек. Аны 9200 центнер итеп үтәдек инде. Бу җиңүгә терлекчеләр М.Зыятдинова, Н.Насыйбуллина, Р.Хәмидуллина, С.Мөхәммәтҗанова һәм башка иптәшләрнең тырыш хезмәте кергән.
1980 елга яңа уй-планнар белән аяк басабыз. Ит сату буенча бишьеллык планны В.И.Ленинның тууына 110 ел тулу көненә үтәү өчен көрәшәбез.
Г.ГАРИФУЛЛИН, “Россия” колхозы председателе, 1 январь
Автомобильләр бирелде
КПСС райкомы бюросы һәм райсовет башкарма комитеты 1979 елда яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкән түбәндәге авыл хуҗалыгы алдынгыларына район фондыннан “Жигули” җиңел автомобильләре бүлеп бирү турында карар кабул иттеләр:
Миңнехан Фәттахов – “Урал” колхозы шоферы,
Рәфыйк Гыйниятов – “Правда” колхозы комбайнчысы,
Рафаэль Фазлыев – “Рассвет” колхозы агрономы,
Хантимер Нотфуллин – “Рассвет” колхозы тракторчысы,
Рафаиз Хантимеров – “Коммунизмга” колхозы тракторчысы,
Степан Федоров – “Интернационал” колхозы тракторчысы,
Хәлим Әлмиев – “Таң” колхозы шоферы.
17 январь
Утлы табага бастырыйк
Үткән көз Адай фермасы тирәсенә чокыр казып, шунда чөгендер салдылар. Чокыр сай булганлыктан, чөгендер тау кадәр булып өелде. Аның өстен аннан-моннан гына салам белән яптылар да шуның белән эш бетте. Прессланган саламны да шул тирәгә өйделәр. Аларны ферма терлекләренә ашата башлагач, чөгендер белән саламга кул сузучылар да табылды. Сенажны да күтәреп кайтучылар очрый. Мин шундый берәүгә вак урлашуның яман эш икәнен исенә төшергән идем, теге кеше ике дә уйлап тормады:
- Колхоз таба ул, - дип кенә җибәрде.
Ә бит колхоз – без ул.
С.ХӘММӘДИЕВ, Адай авылы, 26 январь
Бәрәңге җирләренә
Бездә бәрәңге ел саен зур мәйданда үстерелә. Быел да ул 200 гектарда игеләчәк. Бу җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрү турында кайгыртабыз. Колхозның уңыш отряды ноябрь-декабрь айларында Туембаш һәм Чуллы бригадаларында эшләде. Биредә 100 гектарлы участокның һәр гектарына 40 тонна исәбеннән черемә кертелде. Хәзер эш Күкшел бригадасында дәвам итә.
М.ГЫЙМАДИЕВА, “Татарстан” колхозы председателе, 5 февраль
Клуб төзеләчәк
Авылыбызда, ял итим дисәң, клуб юк. Ничә ел инде клуб төзү турында сүз бара, әмма һаман да аны төзүгә керешмәделәр әле. Ул кайчан булыр икән?
Үрәсбаш авылы яшьләре
Колхоз партоешмасы секретаре В.Владимировтан килгән җавапка караганда, бу мәсьәлә партия җыелышында тикшерелгән, анда колхоз председателе В.Мөхәммәтшин информациясе тыңланган. 150 урынлы клубка проект-смета документлары хәзерләнгән инде. Төзелеш быел башланачак.
5 февраль
Яңа мәктәп төзелә
Кәркәвеч авылында төзеләчәк яңа мәктәп нигезенә беренче ташлар салынды. Бу мәктәп бинасы 2 гектар мәйданны биләячәк. Анда 320 урынлы ике катлы мәктәп бинасы, котельный, спорт мәйданчыгы һәм башка объектлар төзү күздә тотыла. Төзелеш эшләрен “Татколхозстрой”ның төзү-монтаж идарәсе алып бара. Хәзерге вакытта мәктәпнең котельный төзелешендә Тимерхан Фәттахов җитәкчелегендәге 10 кешедән торган бригада эшли.
Н.ТАРАЗОВ, 26 февраль
Йомырка саталар
Нырты авыл Советы территориясендә яшәүчеләр дәүләткә йомырка сатуда актив катнашалар. Хасановка авылыннан Г.Рәхмәтуллин, Г.Җиһаншин, Н.Камалов, Өркештән Н.Корбыев, И.Камалова, Х.Галимҗанов, Г.Низамиев иптәшләр 500-800 данә йомырка тапшырдылар инде.
Ш.ГАЛИУЛЛИН, хәбәрче, 5 июль
Мәмәшир авыл Советын оештыру турында
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1980 ел, 1 июль указы нигезендә халык депутатларының Мәмәшир авыл Советы оештырылды. Аңа элек Күкшел авыл Советы составында булган Мәмәшир һәм Тәмәй торак пунктлары керә.
1980 елның 14 июлендә булган беренче оештыру сессиясендә Мәмәшир авыл Советы башкарма комитеты председателе итеп Фаяз Нәфыйкович Галимов сайланды.
19 июль
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев