Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гасырлык традицияләрне дәвам итеп: Лубян урман-техник көллиятенә – 105 ел

Бер гасырдан артык вакыт дәвамында әлеге уку йорты урман хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләп, үзенең бай тарихы һәм абруе белән дан казанды.

Район үзәгеннән шактый читтә, табигатьнең бик матур урынында урнашкан Лубян урман-техник көллияте быел үзенең 105 еллык күркәм бәйрәмен билгеләп үтәчәк. 

Бер гасырдан артык вакыт дәвамында әлеге уку йорты урман хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләп, үзенең бай тарихы һәм абруе белән дан казанды.
 
Тамырлары тирән белем йорты

Көллиятнең тарихына күз салсак, ул 1921 елдан башлана. Урманчы-инс­пекторлар Борис Жилкин һәм Сергей Николаев инициативасы буенча Минзәлә өязенең Биклән урман мәктәбе, 22 укучысы белән, Лубянга – алпавыт Лебедев утарында сак­ланып калган биналарга күченеп килә һәм урман техникумы булып оеша. Биредә дәресләр хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да туктатылмый. Уку йортының алга таба үсешенә, нык­лы белемле белгечләр әзерләүгә Иван Пономарев (1943-1967), Капитон Богомоловлар (1967-1983) зур өлеш кертә. 1970 елда укыту-тәҗрибә хуҗалыгы белән берләштерелеп, уку йорты урман хуҗалыгы техникумына әверелә. Ә инде 2012 елда Лубян урман-техник көллияте итеп үзгәртелә.

2004-2014 елларда көл­лиятне Мулланур Гобәйдуллин җитәкли, аннан соң дилбегә ике ел дәвамында Афанасий Данилов кулында була. 2018 елдан исә әлеге җаваплы вазыйфаны Рим Фәхрәзиев лаеклы алып бара. 
 
Матурлык һәм белем янәшә атлый

Лубянга килеп, көллият территориясенә аяк атлауга ук, үзеңне гүя оҗмах бакчасына эләккәндәй хис итәсең. Биредә һәр почмакта чисталык, тәртип һәм пөхтәлек күзгә ташлана. Нинди генә агач-куак­лар, чәчәкләр үсми монда! Боларның барысы да көллият коллективының табигатькә, хезмәткә һәм матурлыкка булган мәхәббәтен ачык чагылдыра.

– Моннан берничә ел элек көллияттә ремонт эшләре башкарылды. Сыйныф бүлмәләре, тулай тораклар заманча төзекләндерелде. Территория дә игътибардан читтә калмады. Җәяүле юллары, фонтан, ял урыннары, кече архитектура формалары – боларның барысы да бирегә аерым бер ямь өсти, белем йортының йөзен тагын да күркәмләндерә, – ди көллият директоры Рим Фәхрәзиев. – Бүгенге көндә урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, шулай ук икътисад һәм бухгалтерлык исәбе өлкәләре өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта көллияттә 250 студент белем ала, җитештерүгә өйрәтү мас­терларын да кертеп, 38 педагог хезмәт куя. Укучыларның 80 проценты – Татарстаннан, калганнары – Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсеннән. Шулай ук Ерак Көнчыгыштан, Краснодар краеннан, Сургут, Пермь һәм Чайковский шәһәрләреннән дә студентларыбыз бар. Көндезге бүлектә белем алучылар өчен тулай торакларда урыннар каралган. Һәр атнаның җомга, якшәмбе көннәрендә укучыларны тимер юл вокзалына илтү, каршы алу да оештырыла. 
 

Биредә көчле рух та, осталык та чыныга

Рим Фәхрәзиев көллияттә спорт инфраструктурасының тиешенчә үстерелүен билгеләп үтте.

– Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик яктан чыныгу өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Хоккей, футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары яхшылап җиһазландырылган, заманча спорт залы да студентлар карамагында. Җәен җиңел атлетика белән шөгыльләнергә, саф һавада күнегүләр ясарга, ә кышын чаңгыда йөрергә мөмкин. Спорт ярышлары, төрле бәйгеләр даими үткәрелеп тора. Боларның барысы да егет-кызларга белем алу белән беррәттән, сәламәтлекләрен ныгытырга, актив һәм файдалы ял итәргә, командада эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә, – ди ул.

Көллияттә уку елы дәвамында төрле бәй­геләр, чемпионатлар һәм иҗади конкурслар даи­ми оештырылып тора. Мәктәп урманчылыклары слетын гына алыйк. Өч көн дәвам итүче әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан укучылар җыела. Командалар фәнни конференцияләрдә, сәламәтләндерү квестларында, конкурсларда катнашып, үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм урман эшенә булган кызыксынуларын күрсәтә. 

– Студентларыбыз яшьләргә ярдәм итү һәм кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатында да активлык күрсәтә. Ел саен тырыш, максатчан егет-кызларыбыз әлеге дәрәҗәле бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Россия җыелма командасы “копилка”сын алтын һәм көмеш медальләр белән тулыландыра. Бу – студентларыбызның да, укытучыларыбызның да зур хезмәт нәтиҗәсе, – ди Рим Фазыл улы.
 

Белемнән – һөнәргә, һөнәрдән – зур юлга

Үзенең эшчәнлеге чорында көллият ун меңгә якын белгеч әзерләгән. Чыгарылыш укучылары арасында Россия Федерациясе, Татарстан һәм Удмуртиянең атказанган урманчылары, мактаулы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук үзләрен фәнгә багышлаган галимнәр дә бар. Аларның һәркайсы – көллиятнең олы горурлыгы, күпьеллык хезмәтенең күркәм нәтиҗәсе.

Шушы көннәрдә чыгарылыш төркеме студентлары диплом эшләре яклады. Алар комиссия каршында үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сайлаган һөнәрләренә әзер булуларын расладылар. Мөһим вакыйгада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров та катнашты. 

– Лубян урман-техник көллияте республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы системасында, гомумән, урман хуҗалыгы тармагында мөһим урын алып тора. Бер гасырдан артык вакыт дәвамында әлеге уку йорты тармак өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләп килә. Бүген дә көллият заман белән бергә атлый, яңа технологияләр кулланып, үз эшен нәтиҗәле алып бара. Биредә белем алган яшь белгечләр киләчәктә урман байлыкларын сак­лауга һәм арттыруга зур өлеш кертәчәк, – дип билгеләп үтте ул. – Чыгарылыш студентларын тармакка җәлеп итү, яшь белгечләргә һөнәри юл башында ярдәм күрсәтү юнәлешендә министрлыкта системалы эш алып барыла. Яшьләрнең үз белгечлеге буенча хезмәт юлын башлап җибәрүе безнең өчен бик мөһим. Көллият тәмамлап, тармак буенча эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр 300 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Ә югары белемле егет-кызлар өчен бу ярдәм 500 мең сумны тәшкил итә. Әмма мөһим шарт бар: алар сайлаган эш урынында кимендә өч ел хезмәт куярга тиеш. 
 

 

Студент еллары – тормыш мәктәбе

Кизнер шәһәреннән Алинә Вагизовага – 21 яшь. Ул көллият бусагасын 2022 елда атлап кергән. Әлеге уку йорты турында туганнарыннан ишетә. Яшь кыз диплом эшен “биш”ле билгесенә яклады.

– Лубян урман-техник көллиятендә укуыма беркайчан үкенмәдем. Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше белгечлеге күңелемә бик якын булды, шуңа күрә нәкъ менә әлеге юнәлешне сайладым. Миңа проектлау, төрле үсемлекләр белән эшләү ошый. Практик дәресләрнең күпчелеге питомникта узды, анда без дәресләрдә алган белемнәребезне ныгыттык. Көллияттә тиешле белем алу, гамәли күнекмәләр туплау, дәрестән тыш вакытны файдалы үткәрү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган, – ди Алинә. – Тырышып укыдык, төрле чараларда актив катнаштык. Тулай торакта яшәү, яңа дуслар табу, мөстәкыйльлеккә өйрәнү – болар барысы да минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Студент елларым күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык узды. Алга таба үз белгечлегем буенча эшкә урнашып, тәҗрибә тупларга, ә аннары югары белем алырга телим. 

Можга районының Пычас авылы егете Владимир Банников быел икенче курсны тәмамлаган. 

– Көллияткә әти-әнием киңәше белән килдем. Биредә бакча-парк һәм ландшафт төзелеше белгечлеген үзләштерәм. Тулай торакта яшим, яңа дуслар таптым. Миңа Лубянның табигате бик ошый: монда саф һава, якында гына сулык та бар. Быел яз көне авылдагы бакчабызга яшелчәләр, агачлар, чәчәкләр утыртканда биредә алган белемнәрне кулландым, – ди Владимир. – Хәзер без практика үтәбез. Башта чәчәк түтәлләрен йомшарттык, ә хәзер пычкы белән зәңгәр чыршының ботак­ларын тигезләп кисәм. Биредә үзем өчен шактый файдалы мәгълүмат алдым, яңа күнекмәләр үзләштердем. Көллият безгә теория генә түгел, практик тәҗрибә дә бирә. Алган белемнәр киләчәктә һичшиксез кирәк булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев