Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гармун моңлы гомер юлы: Поч.Сутер авылының танылган гармунчысы Николай Семенов турында

Язмам героеның әлеге уен коралына мәхәббәте дүрт яшендә башлана.

Элек-электән гармунчы авылның иң абруйлы кешесе дип саналган. Аның моңлы гармун тавышыннан башка бер генә күңел ачу чарасы да үтмәгән: һәр бәйрәмгә, шау-гөр килеп узучы туйларга, кичке утырмаларга да чакырганнар. 

Өлкәннәрнең сөйләвенчә, фронтта, салкын окопларда, гармун алтын бәясенә торган: көйләре туңган күңелләрне җылыткан, туган йортны искә төшергән, исән-сау кайтуга өмет уяткан. Вакыт уза, дөнья үзгәрә, әмма “тере” музыканың тылсымы, гармун моңнарының йөрәкләргә үтеп керә торган көче һаман да үзгәрешсез кала.

Поч.Сутер авылыннан гармунчы Николай Семеновны милли бәйрәмнәрдә еш күрә идем. Аның гармуны һәрчак үзе белән. Ул уйнаган көйләр шулкадәр үзенә тарта ки, бию көенә кушылганыңны сизми дә каласың. Гармунчы райондашыбыз белән якыннан танышу күңелемдә көткәннән дә көчлерәк тәэсир калдырды.

“Гармуны кулында җырлый” дигән сүзләр нәкъ аның турында. Николай Павлович уйнап кына калмый, ул гармуны белән гүя сөйләшә. Бер мәлдә ике рәтле гармунында йөрәккә үтеп керерлек моңлы көй суза, ә икенче мизгелдә үк дәртле көй уйнап җибәреп, тирә-юньдәгеләрнең күңеленә дәрт, йөзләренә елмаю өсти.

Язмам героеның әлеге уен коралына мәхәббәте дүрт яшендә башлана. Әтисе гармунны өлкән абыйсына алып кайтса да, аңа иң нык гашыйк булган кеше кечкенә Николай була. 

 – Безнең капка төбендә авылдашыбыз Виталий Федоров гел гармун уйный иде. Миңа ул чакта дүрт яшьләр тирәсе булгандыр. Аның бармаклары дулкын булып ага... Ә мин игътибар белән күзәтәм. Өйгә керәм дә, үз гармунымда кабатларга тырышам – булмый. Тагын чыгам, карыйм. Янәдән өйгә кереп кабатлыйм. Акрынлап көйләр чыга башлады, кул да ияләште. Шулай итеп, гармунда уйнарга өйрәндем, – дип искә ала ул.

Гармун зур һәм авыр булганга, ул өстәл өстендә торган. Кечкенә Коля, күрекләрен ачарга тырышканда, хәтта өстәлдәге клеенканы да ертып бетергән. Әмма вакыт узу белән ул гармун белән чын мәгънәсендә дуслаша һәм шуннан бирле алар аерылгысыз юлдашларга әверелә. Тирә-якта узган бер генә бәйрәм дә аннан башка үтмәгән. Күрше авылларга да чакырганнар. “Николай килә икән”, – дигән хәбәр үзе үк кешеләрне бер урынга җыйган, күңелләргә бәйрәм рухы өстәгән.

 – Эсседә дә, салкында да, яңгырда да чакырган җиргә йөрдек. Берсендә көз көне Югары Юмьяга концертка барырга чыктык. Юлны кыс­картабыз дип, кыр сукмагыннан киттек. Басу сөрелгән, иске юл югалган... Адашып йөреп, клубка соң гына килеп җиттек. Анда өч кеше калган иде. Әмма безнең барыбер килгәнне ишеткәч, авыл халкы яңадан җыелды, – дип сөйли Николай Павлович.

 – Ә сездә музыка буенча уку теләге юк идеме? – дип сорыйм үзеннән.

 – Әлбәттә, булды, – ди ул. – Алабуга мәдәни-агарту училищесына керергә хыяллансам да, әти-әни җибәрмәде. “Безне калдырып кая китәсең?” – диделәр. Һәм мин калдым. Алар гомер буе җир белән хезмәт иткән кешеләр иде. Бәлки шуңа да башка юл сайлавымны күз алдына китерә алмаганнардыр. 

Гармун Николай Павловичның ерак сәфәрләрдә дә тугры юлдашы булган. Вахтага киткәндә дә ул аны һәрчак үзе белән алган. Ерак төньяк шәһәрендә туган якны сагыну аеруча көчәйгән мизгелләрдә гармунын сузган. Музыка, күзгә күренмәс күпер сыман, аны туган җире, газиз кешеләре белән “тоташтырган”. Гармунчы тирәсенә вахтачылар җыелган: арыганлыкларын онытып, моңлы озын көйләргә кушылып җырлаганнар, ә дәртле көйләр яңгыраганда кул чапканнар, аяклары белән көйгә кушылып тыпырдаганнар.

Тормыш иптәше Лидия Семеновнаның йөрәген дә ул нәкъ менә гармун ярдәмендә яулаган. Алар 42 ел бергә гомер кичерә. Хуҗабикә үзе дә иҗат кешесе – “Инвожо” фольклор ансамблендә җырлый. Семеновлар йортында җыр-моң тавышы өзелми: Николай Павлович гармун тарта, ә пар канаты бик матур җырлый.

Әлеге күркәм гаилә өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер инде оныклар шатлыгына куаналар. Сөендергәне шул: оныкларының берсе гармунга битараф түгел икән. Бәлки, бабасы юлын дәвам итәр, кем белә…

Николай Семенов кебек осталар бар чакта, авыл бәйрәмнәрендә гармун моңы яңгырап торганда, мәдәниятебезнең дә, тарихыбызның да яшәвен аңлыйсың. Әмма гармунчының йөрәген бер нәрсә борчый: авылларда бу уен коралы белән кызыксынучы яшьләр елдан-ел кими бара. Гармун моңы бөтенләй тынмасын иде. Чөнки авыл бәйрәмен гармуннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев