Галиәсгар Камал театры артисты Айгөл Абашева: Кукмара иҗатыма көч бирә
Әңгәмә.
Айгөл Абашева белән без очраклы гына таныштык. Аның Кукмарада яшәүче әби-бабасы Әлфинур һәм Галиулла Гатиннарның бергә яшәүләренә 65 ел тулу уңаеннан котларга килгәч, безнеңчә – Кукмарача түгел, башкача ягымлы, матур итеп татарча сөйләшүче ханым мине бер авыз сүздән үзенә җәлеп итте. Бер секундка: “Ниндидер артистка охшаган”, – дип уйлап куйдым. Шикләнүем юкка булмаган. Баксаң, Айгөл Абашева татар халкы яратып йөри торган Галиәсгар Камал театры артисты икән. Әлбәттә инде, Айгөл белән күрешеп, әңгәмә корып алдык.
– Айгөл, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Бала чагыгызга, студент елларына тукталыйк.
– Мин Пенза шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әти-әниемнең сөйләве буенча, кечкенәдән үк бик шук һәм тиктормас булганмын. Мәктәп елларында музыка белән кызыксындым. 9 сыйныфта укыганда мәктәпкә актер осталыгына өйрәтүче педагог килде һәм безне дә үзенең түгәрәгенә чакырды. Театр сәнгатенә мәхәббәтем нәкъ менә шушы еллардан башлангандыр инде. 11 сыйныфтан соң Пенза шәһәрендәге мәдәният училищесына режиссерлар әзерләүче бүлеккә укырга кердем. Училищены тәмамлагач, югары белем алырга өметләнеп, Саратов мәдәният институтында укуымны дәвам итмәкче идем, ләкин барып чыкмады. Бервакыт апам: “Казанда да мәдәният университеты бар бит, бәлки шунда кереп карарсың”, – диде. Миңа инде бу вакытта 20 яшь, ә театр бүлегенә кызларны 21 яшькә кадәр генә алалар. Шулай итеп, соңгы тапкыр бәхетемне сынап карарга булдым. Мине Елена Игоревна һәм Михаил Олегович Галицкийлар кабул итте. Рус бүлегендә укыдым. 4 курсны тәмамлагач, диплом спектакле куйдык. Фәрит Бикчәнтәев спектакльдән соң үзенә чакырды. Татарча начар белә идем, шулай да ул миңа телне өйрәнергә вакыт бирде, эшкә алды.
– Аңлавымча, сез рус мәктәбе тәмамлагансыз. Татар теле белүегез дә камил түгел. Камал театры коллективына, төгәлрәк әйтсәк, татар мохитенә кереп китү авыр булмадымы?
– Әйе, русча укыдым. Әти-әнием – татарлар, гаиләдә үзара татарча сөйләшсәләр дә, минем белән русча аралаштылар. Мәктәптә дә, гаилә дуслары да – бөтенесе рус телле кешеләр иде. Ә татар мохитенә кереп китүем җиңелләрдән булмады. Эшкә урнашкач, мине Хәлим абый Җәләловка “тапшырдылар”. Ул татарча сөйләшергә өйрәтте, алай гына да түгел, минем остазым булды. Аның соңгы сулышына кадәр элемтәдә тордык, ул бабаем шикелле якын кешегә әйләнде.
– Айгөл, сезнең иҗат җимешләрегезгә дә тукталыйк әле: беренче уйнаган ролегез нинди?
– Тәүге ролем – Дон Жуан спектаклендә крестьян хатыны Шарлотта. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Бу спектакль хәзер репертуарда юк. Ләкин ул вакытлар хәтеремдә мәңге сакланыр. Һәр репетиция, һәр спектакль алдыннан Хәлим абый минем сүзләремне кабатлата иде. Бик борчыла, дулкынлана идем.
– Артист кешенең тормышы сәхнәдә уза, дисәк тә хата булмас. Сәхнә сезнең өчен нәрсә ул?
– Дөрестән дә, безнең күп вакытыбыз сәхнәдә үтә. Сәхнә – минем өчен бик үзенчәлекле, якын һәм кадерле урын. Сәхнәгә чыккан саен үзеңнең бүген тамашачы өчен никадәр намуслы, аңлаешлы, кирәкле булуың турында имтихан тотасың.
– Сез уйнаган рольләргә күз салсак, алар бик төрле. “Галиябану”да – Гөлми, “Җилкәнсезләр”дә – Рауза, “Дон Жуан”да – Шарлотта, “Мөһаҗирләр”, “Агыла да болыт агыла”, “Тормышмы бу?” спектакльләрендәге рольләрегезне тамашачы яратып өлгерде.
– Төрле рольләрне уйнарга туры килде: яшь авыл кызларыннан алып олы яшьтәге пенсионер әбиләргә кадәр. Һәр рольдән үземә нинди дә булса сабак алам. Ни өчен персонаж шулай эшләгән, дигән сорауга җавап эзлим. Мин аның урынында булсам, ничек эшләр идем дип уйлыйм.
– Ә сәхнә артында ниләр бар? Сез күптән түгел тормыш корып, бала алып кайткансыз. Гаиләгез белән таныштырып үтегез әле.
– Ирем, кызым белән Казанда яшибез, сабыебызга 4 ай булып килә. Тормыш иптәшем иҗаттан ерак кеше дип әйтмәс идем. Ул спектакльләр карарга ярата, музыка, кино белән кызыксына.
– Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Тормышмы бу?” спектаклендә фахишә ролен башкарасыз. Әлеге рольне ничек кабул иттегез?
– Бу – минем иң яраткан спектакльләремнең берсе. Шушы рольне тәкъдим иткәч, шикләнмичә риза булдым. Үземнең төрле рольләрне уйный белергә тиеш икәнлегемне бик яхшы аңлыйм, шуның өчен укыдым да. Ә уйныйм, уйнамыйм дип тору бөтенләй профессионалларча булмас иде, минемчә. Шөкер, тиешенчә башкарып чыктым дип уйлыйм.
– Коронавирус пандемиясе вакытында волонтер булып йөргәнсез. Ни сәбәпле бу эшкә бардыгыз?
– Волонтер булырга бер дустым тәкъдим итте. Мин уйлап та тормыйча риза булдым. Ни өчен, дисәң, беренчедән, кечкенәдән ярдәмгә мохтаҗларга битараф була алмыйм. Ә монда шундый вакыт, синең кечкенә генә ярдәмең дә кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин. Икенчедән, мин – бик актив кеше. Пандемия вакытында фатирда бикләнеп яту минем өчен зур сынау кебек иде.
– Айгөл, Пенза шәһәрендә туып-үссәгез дә, тамырларыгыз әби-бабаларыгыз аша Кукмарага килеп тоташа. Кукмара хатирәләрегездә генәме, әллә хәзерге тормышыгызда да урын алганмы?
– Хатирәләрдән башлыйк әле. Укулар бетеп, җәйге яллар башлануга, мине әби белән бабай янына Кукмарага кайтарып куялар иде. Әбинең Маруся исемле кәҗәсе бар. Төш вакытында аңа су алып барам, кич алып кайтам. Бәхет елмайса, әби аны саварга да рөхсәт иткәләгәнен хәтерлим. Табигать кочагында, туганнар белән җәйнең узып киткәнен сизми дә кала идем. Студент чакларда Казанда укыганда атна саен электричка белән Кукмарага кайттым. Әбием тәмле ризыклары белән каршы алып, күчтәнәчләр белән озатып кала иде. Хәзер атна саен булмаса да, еш кайтабыз, әти-әниемнең туган ягыннан яшәргә көч, иҗат итәргә илһам алып китәбез.
– Иҗади уңышлар сезгә, Айгөл!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев