Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Галактика» балалар иҗат үзәгендә каникуллар файдалы үтте

Быел да физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч мастер-класслар һәм күңелле уеннар әзерләнгән иде.

Каникуллар — балалар өчен иң көтеп алынган вакыт. Ә «Галактика» балалар иҗат үзәгендә бу чор тагын да файдалы һәм кызыклы узды. Моның өчен үзәк хезмәткәрләре һәрвакыт махсус чаралар оештырдылар. 

Быел да физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч мастер-класслар һәм күңелле уеннар әзерләнгән иде.

Балалар гофра кәгазеннән төрле уенчыклар, коллажлар, телефон кую җайланмалары ясау серләренә төшенделәр, магнитлар ярдәмендә сүзләр төзеделәр, кул эшләре вакытында вак моториканы үстерделәр. Һәр бала үзенең фантазиясен кулланып, үзенчәлекле итеп эшләргә тырышты. Моннан тыш, иҗат үзәгендә флешмоб, халык уен коралларында уйнарга өйрәнү буенча да мастер-класс үтте.

«Галактика» балалар иҗат үзәге директоры Лира Усманова билгеләп узганча, мондый чараларның әһәмияте бик зур. 

— Педагогларыбыз — үз эшләренең остасы. Безнең максат — һәр балага, аның физик мөмкинлекләренә карамастан, иҗат дөньясында үз урынын табарга, үз сәләтен ачарга ярдәм итү. Мондый мастер-класслар бары тик кул эшләре генә түгел, алар балаларның аралашу сәләтен, үз-үзләренә ышанычларын арттыра. Без аларның күзләрендәге шатлыкны күреп, үз эшебезнең нәтиҗәсен тоябыз, — дип билгеләп үтте җитәкче.

Чыннан да, иҗат ул — һәркем өчен мөмкинлекләр дөньясы. «Галактика» үзәгенең педагоглары тарафыннан оештырылган әлеге чаралар да эзсез узмас, балаларның күңелендә каникулның матур бер хатирәсе булып калыр дип ышанабыз.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев