Гаилә - тормышның нигезе: Кукмараның Комсомол мәйданында бәйрәм чарасы узды
Бәйрәм матур котлаулар, районыбызның үрнәк гаиләләрен сәламләүләр белән үрелеп барды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Кукмараның Комсомол мәйданында “Гаилә - бөек могҗиза” дигән бәйрәм үткәрелде.
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы дип, сәхнәдән сәламләде кукмаралыларны район Мәдәният йортының режиссеры, бәйрәмне алып баручы Рамил абый Сәлахетдинов.
Бәйрәм матур котлаулар, районыбызның үрнәк гаиләләрен сәламләүләр белән үрелеп барды.
Иң элек сәхнәгә 40 ел бергә гомер итүче, Кукмарадан Светлана һәм Евгений Кормильцевлар һәм күптән түгел генә тормыш корган Динә һәм Инсаф Кәримовлар күтәрелде. Тәҗрибәле пар, яшьләргә үзләренең изге теләкләрен җиткереп, символик бүләк – тормыш агачы тапшырды.
Соңгы вакытта модага кереп киткән Гендер-пати да оештырылды. Сәхнәгә икенче балаларын көтүче Альбина, Фәнзил Галимҗановлар һәм Наталья, Дмитрий Ивановлар күтәрелде.
Бу көнне мәйдан гөр килеп торды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле мастер-классларда катнашты. Кемдер - бәйрәм символы булган ромашкалардан такыя, кемдер беләзек һәм башка бизәнү әйберләре, артыш агачыннан сувенирлар ясады. Шулай ук бала төрү буенча үзеңне сынап карарга мөмкин иде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев