Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гаилә көне уңаеннан Кукмарада яшәүче опекун гаилә белән таныштырабыз

Зур Кукмара авылында гомер кичерүче Сәлимә белән Илшат Бәдретдиновларның гаилә корып яшәүләренә быел май аенда 30 ел, ә опекун гаилә булуларына 10 ел тула.

Гаилә башлыгы Зур Кукмара авылында туып-үсә, шунда белем ала. 1996 елда Кукмара һөнәри училищесына укырга килеп, бүгенге көнгә кадәр киез итек-киез комбинатында тырышып хезмәт куя. Аның эшчәнлеген бәяләүче “Комбинатның хезмәт ветераны” исеме, Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзасы куелган Рәхмәт хаты бар. Капка төбеннән үк чисталык, төзек йорт-җир дә аның тырыш, булган ир икәнен күрсәтә.
Тормыш иптәше Сәлимә Олыяз авылында ишле гаиләдә туып-үсә.  Бик сабыр, акыллы, аш-суга уңган, дини яктан да тәрбияле ханым ул. 1993 елда Кукмараның 3нче номерлы балалар бакчасына эшкә килә, соңрак бакча ябылып, балалар һәм яшүсмерләр өчен приют итеп үзгәртелә. Приют нәкъ 20 ел эшләгәннән соң ябыла. Балалар төрле район приютларына, гаиләләргә таратыла. Шул вакыт алар үз гаиләләренә өч бертуган кызны алырга уйлыйлар. Балалары да үсеп буй җиткән вакыт, гаилә нык, өч бүлмәле фатирда яшиләр. Аласы кызлар аларга кунакка кереп карагач, бик теләп ризалашалар. 

Шулай итеп, 4 кыз, 1 малай тәрбияли Бәдретдиновлар. Олы кызлары Алинә – бүгенге көндә  мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча методист,  уллары Инсаф Ижауда укучыларга информатика фәне буенча белем бирә. Икесе дә – Казан федераль университетында белем алган педагоглар. Алинә – үзе дә ике кыз әнисе. Инсаф узган ел Фәридә белән гаилә корып җибәрде.

Кызлары Айзиләнең быел сынаулы елы. 11 сыйныфны тәмамлап, тәрбияче һөнәрен алырга тели. Иң төпчекләре Айсинә Мәчкәрә интернат-мәктәбенең 5 сыйныфында укый. “Әнием”, “әтием” дип өзгәләнеп торучы, физик мөмкинлеге чикле бу кызны 2,5 яшьлек чагында алалар. Балигълык яшенә җиткәч, Айсинәнең дәүләттән фатир алу мөмкинлеге бар иде. Әмма туганнары баш тарткан баланы Бәдретдиновлар кызлыкка ала. “Картаймыш көнебездә безнең зур ярдәмчебез булыр әле, аны бик яратабыз, исән-сау гына үссен”, - ди әти-әнисе.

Балалар үзара туганчылыклы, ярдәмчел. Гаиләдә җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Опекун гаиләләр арасында оешкан “Игелек” клубы эшләп килә. Клубның иң актив, тырыш, ярдәмчел гаиләләренең берсе – Бәдретдиновлар. Республикакүләм, шәһәребез эчендә уздырылган бер генә чара да: форумнар, укулар, сәяхәтләр, бәйрәмнәр алардан башка үтми. Бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар.
Ишегалдына ясап куелган комлыкта балалар өйле уйный. Аларга карап сокланып та, сөенеп тә куясың. Башта үз балалары, аннары алып үстергән сабыйлар, хәзер оныклар... Бер генә көн дә үзләре өчен яшәмәгән Илшат белән Сәлимә, Аллаһы Тәгалә аларга изге гамәлләре өчен әҗер-савабын бирсен.


 Фото: гаилә архивыннан


Роза ШӘРӘФЕТДИНОВА,
“Игелек” клубы җитәкчесе, 
13 бала әнисе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk