Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен язгы ташу чорына әзерлек эшләре алдан күрелә

Район Башкарма комитеты каршында оешкан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия вәкилләре язгы ташу башланыр алдыннан ел саен авыл җирлекләрендәге гидротехник корылмаларны карап чыга.

Яз никадәр ямьле һәм ягымлы булмасын, аның су басу кебек бер хәвефле ягы бар. Быел туң катламы аз, шуның өчен кар, яңгыр сулары җиргә сеңеп бетәргә тиеш дип өметләнсәк тә, көтелмәгән хәлләргә әзер тору мөһим. 

Район Башкарма комитеты каршында оешкан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия вәкилләре язгы ташу башланыр алдыннан ел саен авыл җирлекләрендәге гидротехник корылмаларны карап чыга. 

«Без плотиналардагы су торбаларының, су җибәрү каналларының кар-боздан, чүп-чардан чистартылуын, боз тизрәк эресен өчен, ком сибелгәнме-юкмы икәнен тикшерәбез, аларның торышына анализ ясыйбыз. Бүгенге көндә районда 36 сусаклагыч исәпләнә. Шуларның өчесе (икесе — Кече Чура авылында, берсе — Үрәсбашта) авария алды хәлендә», — ди 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илмир Хәбибрахманов.

Үрәсбашта, авылны икегә бүлеп, Үрәчә елгасы ага. 1992 елда биредә плотина ясалып, аның суы эссе җәй көннәрендә басуларны сугару өчен файдаланылган. Әмма вакыт узган саен, бу эш туктатыла, үзвакытында төзекләндереп тормагач, сусаклагыч корылмалар әкренләп җимерелә башлый. Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Василий Сәфәров сүзләренә караганда, Үрәсбаш авылындагы ике урамны тоташтыручы, автомобильләр йөри торган күпер дә бүгенге көндә начар хәлдә. Өстәвенә аның аша су трассасы да үтә. 

«Язгы ташу вакытында су күпернең ике ягында да тула, чишмәләр су астында кала. Төпкә салынган торбалар икегә аерылган булгач, елдан-ел су, күпернең балчыгын ашап, эчкә таба үтеп керә. Моны туктату өчен, иң беренче эш итеп, әлеге торбаларны төзекләндерергә, ялгарга кирәк. Гидротехник корылманың да краннары ярылып беткән. Шуның өчен без суның күләмен контрольдә тота, тиешле нормадан артып киткән очракта да, аны ачып, сусаклагычтагы суны агыза алмыйбыз», — ди Василий Григорьевич. 

Комиссия вәкилләре проблеманы хәл итү өчен, авария алды хәлендәге гидротехник корылмаларны капиталь төзекләндерергә кирәклеген билгеләп үтә. «Моның өчен иң элек проект-смета документларын ясау мөһим. Шуннан соң Федераль программага кертергә заявка биреп булачак», — ди алар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин әйтүенчә, су басу куркынычы булган территорияләр исемлегендә Лубян җирлеге дә бар. 

«Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә язгы ташу чорына әзерлек эшләре алдан ук күрелә. Лубянда тиздән плотина янындагы территорияне һәм анда урнашкан корылмаларны су басудан саклау өчен махсус дамба ясалачак. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан рөхсәт алып, бүгенге көндә җирне 49 елга арендага рәсмиләштерү эшләре бара. Алга таба саклану дамбасының проекты ясалачак», — ди ул. 

Лубян җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова белән дә телефон аша элемтәгә кердек. 

«Бездә әлегә кыш. Әмма шулай булса да һәркем әзерлек сызыгында торырга тиеш. Чөнки урман сулары төшкәндә, һәм Нократ елгасында боз кузгалганда, суның күләме шактый артырга мөмкин. Лубяндагы дамбаны да гел карап-тикшереп торабыз, суүткәргеч торбаларны кардан чистарттык инде, кар сулары агып чыксын өчен, корылманың саклагычын да ачтык. Әлегә Нократ елгасында суның никадәр күтәреләчәге турында фаразлар юк, әмма бу тынычланырга мөмкин, дигән сүз түгел. Куркыныч зонасында булган йорт хуҗаларына милекләрен иминиятләштерүләрен сорар идем», — ди җирлек башлыгы. 

фото: Лубян архивыннан/ 2016 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев