Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Габдулла Кариев исемендәге театр актеры, якташыбыз Инсаф Хәләүтдинов: Мин әлегә үз холкыма туры килгән образны башкармадым

Габдулла Кариев исемендәге театрның яшь артисты ул.

Газетабызның кунагы — Зур Кукмара авылы егете — Казан театр училищесының 4 курсында укый. Габдулла Кариев исемендәге театрның яшь артисты ул. «Әлеге һөнәрне театрның тугры фанаты гына сайлый. Монда үз телен һәм сәнгатен яраткан кеше генә эшли ала», — ди шәхсән үзе Инсаф Хәләүтдинов.

— Бүгенге көндә син — Габдулла Кариев исемендәге театрның яшь, перспективалы актеры, дисәм дә артык булмас. Ни өчен актерлык юлын сайладың? 

Әйе, мин — яшь тамашачы театры артисты. Инде профессиональ сәхнәгә тәүге адымнарын атлаучы артист, дисәм дә ялгыш түгел. Актерлык юлын сайлавыма әтием Әмир этәргеч бирде. Чөнки мин кечкенәдән аны сәхнәдә күрергә, аның уйнавына сокланырга күнеккән. Дөрес, әле 9-11 сыйныфка кадәр кайда укырга керәсемне төгәл белмәдем. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда, беренче укытучым Зөбәйдә Рәкыйповна безгә «Кем буласың килә?» дигән сорауга җавап яздырды да, очрашуга килгәч, шәхес булып формалашып беткәч, мин әлеге җавапларны алып килермен, дигән иде. Ул чакта программист булам дип яздым. Ләкин тора-бара сәхнәгә карата булган мәхәббәт үзенекен итте: мин Казан театр училищесына юл тоттым. Моңа бер дә үкенмим, чөнки театрда уйнау миңа күп мөмкинлекләр бирде, үземне төрле яктан ачарга ярдәм итте.

— Белүемчә, синең спектакль уйнаганыңны Туфан Миңнуллин үзе караган. Бу кайчан булды? Сиңа ничә яшь иде?

— Миңа ул чакта 5-6 яшьләр тирәсе булгандыр. Кукмара халык театрының спектакле белән Казанга килдек. Әтием белән бер сәхнәдә уйный алу бәхетенә ирештем. Үземә аерым роль бирелмәсә дә, "массовка«да уйнавым белән дә бик горурландым.

— Әле шушы көннәрдә генә гастрольләрдә булып кайттың. Кая бардыгыз?

— Воронеж шәһәрендә «Маршак» дип аталган балалар театры фестивалендә катнаштык. Биредә «Моң» театр мәйданчыгы табасында өлгергән «Ак бүре» спектаклен сәхнәләштердек. Режиссеры Санкт-Петербургның «Кукфо» театры сәнгать җитәкчесе Анна Викторова булды. Спектакльнең бер үзенчәлеге бар: ул рус һәм татар теленең тандемы булып тора. Без, ике телне бергә кушып, балаларга «Ак бүре» әкиятен сөйләдек.

— Гомумән, сәхнәдә иң кыены нәрсә?

— Без сәхнәдә билгеле бер маска киябез. Шул халәткә ияләнеп, уйнаган образны тамашачыга тулысынча җиткерү, башта туган сорауларга җаваплар эзләү, режиссер белән бер дулкында булу зур тырышлык таләп итә.

— Уйнаган рольләрдән синең холкыңа якын торган кайсы образны әйтә аласың?

— Дүрт ел дәверендә рольләр "копилка«сы шактый гына тулыланса да, мин әлегә үз холкыма туры килгән образны башкармадым. Ләкин үзеңә тиң булмаган образны уйнау күпкә кызыграк дип уйлыйм.

— Ә киләчәктә нинди рольләр уйнарга хыялланасың?

— Бу сорауга төгәл җавап юктыр. Минем укытучым, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров әйтмешли, кечкенә рольләр булмый, сәләтсез актерлар гына була. Шуңа күрә һәр яңа образ сине актер буларак шомарта гына. Театр өлкәсендә шундый әйтем бар: актер осталыгының иң биек ноктасы — ул Шекспирның «Гамлет» образын уйнау. Ләкин, минем уйлавымча, безнең һөнәрдә камилләшүнең чиге юк.

— Бүгенге көндә нинди планнар белән янып яшисең?

— Уку йортын тәмамлап, Габдулла Кариев исемендәге театрда профессиональ артист буларак формалашасым килә. Театрсыз тормышым бүгенге көндәй кызыклы, идеяләргә бай булмас иде.

— Күп кенә кызларны кызыксындырган сорауны да бирмичә кала алмыйм. Сиңа нинди кызлар ошый?

— Монысы сер булып калсын.

— Бүгенге көн яшьләренә нинди теләкләрең бар?

— Иң мөһиме — әти-әнине ярату, хөрмәт итү. Әлбәттә, күңелең кушкан, йөрәгеңә якын һөнәр сайлау һәм яратып яшәү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев