Татарстанда фура белән бәрелешкән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда фура белән бәрелешкән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган

Бәрелешү аркасында, җиңел машина металл өеменә әверелгән, ә йөртүче салонда кысылып калган

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Югары Ослан районы Уланово авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 9нчы модель «Лада» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «Скания» фурасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешү аркасында, җиңел машина металл өеменә әверелгән, ә йөртүче салонда кысылып калган.

«Янгын сүндерүчеләр махсус инструментлар белән «Лада» автомобиленең тәрәзәләрен алган, ишекләрен ачкан, кузовын, түбәсен һәм капотын кискән, аннары йөртүченең мәетен алган, янгын чыкмасын өчен түгелгән ягулыкны юдырткан» – дип сөйләде Югары Ослан янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Эдуард Пестов.

Җиңел машинаның 60 яшьлек йөртүчесе һәлакәттә алган имгәнүләрдән шунда ук үлгән.

Татар-информ

Фото: ГУ МЧС РТ

 

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев