Фоторепортаж: Кукмарада уку алдынгылары бүләкләнде
622
0
Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шәһәрнең Комсомол мәйданында «Уку алдынгылары слеты» узды. Анда яхшы билгеләргә генә өлгерүче, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары тәбрикләнде.

Чарада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район башлыгы аппараты җитәкчесе Ирина Ходова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннар бәйрәмгә җыелучыларга үзләренең изге, матур теләкләрен ирештерделәр.
.jpg)
«Уку алдынгыларын хөрмәтләү районда матур традициягә әйләнде. Быелгы уку елында 141 укучы җиңүче һәм призер булды. Бу — укытучылар һәм әти-әниләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе. Сезнең барыгызга да зур рәхмәт. Киләчәгебез ышанычлы кулларда булсын өчен, без алга таба да тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләргә тиешбез. Һәммәгезне дә бәйрәм белән!» – диде Сергей Димитриевич.
«Уку алдынгылары слеты» котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев