Фото: Зур Кукмара авыл җирлегендә халык җыены булды
Әлеге җирлек дүрт авылны: Зур Кукмара, Янсыбы, Иске Йорт, Жилой Рудник авылларын берләштерә.
Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев үзенең чыгышында әнә шул авылларда башкарылган эшләр буенча хисап тотты, алда торган бурычлар турында сөйләп үтте һәм халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле башка мәсьәләләргә тукталды. Җыенда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, районның социаль-икътисадый үсеше, киләчәккә планнар турында тәфсилләп сөйләде, сорауларга төгәл, ачык җаваплар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев