Фото: Татарстанда массакүләм һәлакәттә дүрт кеше зыян күргән
Юлында берьюлы биш машина бәрелешкән
Чаллыда массакүләм һәлакәттә дүрт кеше зыян күргән, дип яза Татар-информ.

Беренчел мәгълүматлар буенча бүген 17.00 сәгать тирәсендә Яңа шәһәр урамындагы 56/13 йорт янында берьюлы биш машина бәрелешкән. Бәрелешү аркасында бер машина юл кырыена чыгып киткән. Барлык машиналар да җитди зыян күргән.

Юл-транспорт шаһитлары хәбәр иткәнчә, һәлакәттә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
 


фото: очевидцы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                                                
                        
                    
Нет комментариев