Фото: Римма Ратникова Кукмара укучыларына парламент дәресе үткәрде
Быелгы дәреснең темасы – “Парламент, җәмгыять һәм мин”
Бүген күппрофильле лицейда районыбызның 10-11 сыйныф укучылар өчен гадәти булмаган парламент дәресе үткәрелде. Аны күп еллар элек әлеге мәктәпне тәмамлаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова уздырды. Быелгы дәреснең темасы – “Парламент, җәмгыять һәм мин”.
Римма Ратникова парламент дәресенең республиканың Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты катнашында 11нче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте.
- Дәреснең төп максаты – укучыларга киләчәктә кирәкле белемнәр бирү. Мәктәпне тәмамлап, зур һәм мөстәкыйль тормышка аяк басачаксыз, һәрберегезгә үз юлыгызны табарга кирәк булачак, - диде ул.
Римма Атласовна укучыларга парламентның җәмгыятьтәге роле һәм мәгънәсе турында сөйләде, үзенең уңыш серен чиште һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев