Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмараның “Наз” социаль ярдәм үзәгендә ел саен 466 кеше тернәкләнү уза

Монда рәсемнәр ясыйлар, төрле дәвалану курслары билгелиләр, уеннар, экскурсияләр оештыралар

“Наз” социаль ярдәм үзәге” коммерцияле булмаган автономияле оешмасыннан халык бер дә өзелми. Шулай булмый ни, монда бер тапкыр тернәкләнү узган кеше алга таба да үзәккә юлын суытмаячак. Әнә күрше типография оешмасында хезмәт куючы Клара апаның җиденче тапкыр баруы икән инде. “Пенсиягә чыкканнан соң, “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөри башлаган идем, әле дә алардан аерыла алмыйм”, - диде ул.

Әйе, 2018 елга кадәр “Наз” “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бер бүлеге булып эшләп килде. Ә үткән елның сентябрь аеннан ул автономияле оешма буларак хезмәтен башлап җибәрде. Биредә 18 яшьтән өлкәнрәк мөмкинлекләре чикле һәм пенсия яшендәгеләргә медицина, педагогик, психологик, хокукый ярдәм күрсәтелә, эшкә, көнкүреш хезмәткә өйрәтү һәм мөмкинлеге чикле кешеләрнең аралашу, яраклашу сәләтен арттыру буенча да төрле хезмәтләр күрсәтелә. Үзәкнең директоры Гелүсә Әхәтова сүзләренә караганда, тернәкләнү узу өчен бөтен шартлар да бар: хезмәткәрләр тупланган, җиһазлар булдырылган.

- Дәүләт тарафыннан куелган план буенча безнең үзәктә ел саен 466 кеше тернәкләнү узарга тиеш. Бүлеп караганда һәр төркемгә 27-30 кеше туры килә. Узган ел исә барлыгы 129 кешегә хезмәт күрсәткәнбез, - диде Гелүсә Әхәтова. – Эшчеләргә хезмәт хаклары түләү өчен, дәүләт тарафыннан субсидия бирелә, ә башка чыгымнар үзебезнең хисапка башкарыла. Шулай ук иганәчеләр ярдәменә дә таянабыз. Аларның булышлыгы белән магнит терапиясе үткәрү өчен аппарат, гидромассажер сатып алдык, тоз бүлмәсе булдырдык, төрле ремонт эшләре башкардык. Үткән ел медицина хезмәте күрсәтү өчен лицензия алдык. Авыруларны табиб Рашат Җиһаншин кабул итә. Төрле проектлар белән дәүләт тарафыннан үткәрелә торган конкурсларда да катнашабыз. Әйтик, “Президент грантлары”, “Социаль ярминкә” хәйрия фестивале һәм башкалар. Күп проектларның таләбе буенча оешма бер ел эшләгән булырга тиеш, шуңа күрә бу елның сентябрь аеннан безнең мөмкинлекләр тагын да артыр, дип ышанабыз.

Махсус тупланган төркемнәрдән тыш та халыкка өстәмә хезмәт күрсәтү каралган. Моның өчен төшке аштан соң вакыт билгеләнгән. Без барган көнне дә бинаның эче гөж килеп тора иде: бик җанлы рәвештә “Могҗизалар кыры” уены бара, кемдер бирелеп рәсем ясый, икенчеләре шахмат-шашка уйный, магнит терапиясе, массаж һәм башка төр дәвалану үтүчеләр дә бар. Кыскасы, һәркем үзенә билгеләнгән тернәкләнү курсын уза. Шулай ук монда төрле кызыклы очрашулар оештырыла, концерт-тамашалар, һәр елны зурлап Сабантуй бәйрәме үткәрелә.

Хезмәт белән дәвалау инструкторы Ләйсән Кәбирова мөмкинлекләре чикле егет-кызлар ясаган рәсемнәрне дә күрсәтергә өлгерде.

- Карагыз әле менә боларга, тырышалар, булдыралар бит. Рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яраталар. Эшләнмәләрен өйләренә алып кайтып күрсәтәләр, күргәзмәләрдә дә катнашабыз, - диде ул. - Биредә эшләү дәверендә нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килмәде. Мине алардагы нык ихтыяр көче, тырышлык сокландыра. Аларга ярдәм итәсе, сөенгәннәрен күрәсе килә. Кайвакыт үзеңнең мәшәкатьләреңне дә онытып торырга, кәефне йөгәнләргә туры килә.

Һәрбер төркем ял итеп бетергәннән соң, аноним рәвештә анкетирование үткәрелә икән. Шуның нигезендә башкарылган эшкә анализ ясала, дип аңлатты директор. Теләгән кеше фикерләр журналына үзенең уй-теләкләрен язып калдыра ала. Безнең газета битләрендә дә әлеге үзәк хезмәткәрләре турында җылы язмалар гел басылып тора.

Наилә МӘРДАНОВА, Кукмара:

Мин бирегә шулхәтле теләп, яратып йөрим, әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Хезмәткәрләр бик ягымлы, көне килеп җитәр алдыннан шалтыратып кисәтәләр, елмаеп каршы алалар. Аларның җылы карашларыннан гына да терелеп китәсең. Көнгә ике тапкыр тәмле итеп ашаталар. Монда һәркайда чисталык-тәртип хөкем сөрә.


Венера ФӘЙЗРАХМАНОВА, Янсыбы:

Без бирегә кызым Марсилә белән килдек, икебез дә тернәкләнү курсы үтәбез. Марсилә - тумыштан инвалид, ул коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Унсигез яше тулганчы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрдек, ә бирегә күптән түгел генә язылдык. Чөнки әлегә кадәр үзем эштә булдым, кызны алып барырга мөмкинлек булмады. Хәзер ялга чыктым, Алла боерса, алга таба да бирегә гел килербез, дип уйлыйм. Марсилә дә бик ошата, аның да кеше белән аралашасы килә бит. Монда рәсемнәр ясыйлар, төрле дәвалану курслары билгелиләр, уеннар, экскурсияләр оештыралар. Хезмәткәрләр дә мөлаем, ачык. Мәсәлән, кызым “Озын толым” конкурсында да катнашып, беренче урын яулады. Аңа термос-самавыр бүләк иттеләр. Үзәктә булганнан соң, кызымның кәефе күтәрелеп китә. Тик менә оешманың үз автобусы гына юк. Кая гына барсалар да, транспорт булмагач, бик уңайсыз. Дәүләт шул турыда да кайгыртсын иде.

 

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев