Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара терлекчеләре һәм ветеринария хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәмендә ял итте

Терлекчеләр аппарат сүтеп-җыю, итек киеп йөгерү, сумо, гер ату, аркан көрәше һәм башка уеннарда көч сынаштылар

Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионында терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Терлекчелектә нәсел эше буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәитов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесенең урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар. 

- Бүген районда зур бәйрәм – терлекчеләр Сабан туе. Ел саен аны билгеләп үтәргә тырышабыз, ул инде күркәм традициягә әверелде. Быел бәйрәмне үзәк стадионда уздырырга булдык, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә табигать кочагында ял итсен, Кукмараның матур урыннарын күрсен, дип уйладык, - диде район башлыгы Сергей Димитриев. - Терлекчелектә күрсәткечләребез әйбәт: көндәлек 280 тонна сөт савабыз, шулай ук ит җитештерү, бозауларда тәүлеклек артым алу буенча да республикада алдынгы урыннарда барабыз. Авыл хуҗалыгында терлекчелек белән игенчелекне бер-берсеннән аерып булмый. Аллага шөкер, терлекләргә җитәрлек күләмдә азык запасы туплый алдык. Басу-кырларда игеннәр мул уңыш белән сөендерә, исән-сау, югалтуларсыз аларны җыеп алырга язсын. Куйган хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм, алга таба да шулай матур итеп эшләргә, яшәргә насыйп булсын. 

Сабантуй район үзешчәннәренең матур җыр-моңнары белән үрелеп барды. Терлекчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, аппарат сүтеп-җыю, итек киеп йөгерү, сумо, гер ату, аркан көрәше һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар, командалары өчен тирләп-пешеп җан аттылар.

фото: Ризилә корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев