Чара туган якларын сагынып кайткан авылдашларга багышланган иде
Кәркәүч мәдәният йортында туган якларын өзелеп сагынып кайткан авылдашларыбызга багышланган "Туган яктан илһам алып" фестиваль-конкурс кысаларында узган "Сагындыра туган як" исемле бәйрәм кичәсе үтте. Кунакларыбызга, җирлегебездә яшәүче узешчәннәребезгә, өлкән апаларыбызга, мәктәп укучыларына, балалар бакчасында йөрүче сабыйларыбызга, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә Аллаһы Тәгалә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек бирсен, киләчәгебез якты, матур булсын, йөзегездән шат елмаю мәңге китмәсен, дип хәбәр итте Әлфия Газизуллина.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев