Кунакка килгән "Ак калфак"лар матур итеп чыгыш ясады
Кәркәүч мәдәният йортында "Ак калфак"ның чираттагы җыены булып узды. Кәркәүч үзешчәннәре "Күрше хакы - тәңре хакы" дигән темага дини, милли гореф-гадәтлэрне чагылдырган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Кичә жырга, биюгә, күршеләргә багышланган шигырьләргә үрелеп барды. Кунакка килгән "Ак калфак"ларыбыз да матур итеп чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасы бик матур, мавыктыргыч булды.
Нет комментариев