«Форма кию — зур җаваплылык, аңа тап төшермәскә кирәк»: Кукмарадан бер хәрби тарихы
Быелның февраль аенда ул, каты яраланып, хәзерге вакытта дәвалану уза. Тәнен дошман ярчыгы яралап бетерсә, күп тапкыр катлаулы операцияләр кичерергә туры килсә дә, егеттән бер уфтану, зарлану сүзе дә ишетмәдек.
Махсус хәрби операциядә катнашучы кече лейтенант Рамил Минемуллин белән без Кукмарада очраштык. Быелның февраль аенда ул, каты яраланып, хәзерге вакытта дәвалану уза. Тәнен дошман ярчыгы яралап бетерсә, күп тапкыр катлаулы операцияләр кичерергә туры килсә дә, егеттән бер уфтану, зарлану сүзе дә ишетмәдек.
Рамил 3нче урта мәктәптә белем алган, аннан соң Кукмара аграр көллиятендә укыган. Ә 2017 елда армия хезмәтенә алынган. Башта Псков өлкәсендә 4 ай укуларда булган, аннан соң Оренбург өлкәсенә җибәрелгән. Рамил — батыр йөрәкле райондашларыбызның берсе. Махсус хәрби операция башланганнан соң, ул хәрби комиссариатка үзе барып, чакыру кәгазен сорап ала.
«24 октябрьдә чакыру кәгазе алдым. Шул вакытта бездән, әзерлек узмыйча, махсус хәрби операция зонасына барырга теләүчеләр юкмы дип сорадылар. Андагы солдатларга алмаш кирәк иде. Шуңа күрә мин һәм берничә егет кул күтәрдек. Армиядән кайтканыма да өч ел гына иде, димәк, күнекмәләр әле онытылып бетмәгән. Өч һәм аннан күбрәк балалы ир-атларны җибәрүгә караганда, үзебез барсак дөресрәк булыр дип уйладык. "Казан Экспо"да кемнең кайсы ротада һәм нинди вазыйфада буласын билгеләделәр. 25е көнне эшелонга утыртып алып киттеләр, ә 26-27ләре инде без палаткалы лагерьда идек. Ноябрь башында Луганск халык Республикасының Сватово шәһәренә барып җиттек. Яу кырында төрле вакыт була. Хәзер дә егетләр белән аралашып торабыз, бик авыр, диләр. Бар әйбергә дә ияләнәсең. Мин зарланырга теләмим, ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Күпне күрдем. Махсус хәрби операция әйләнә-тирә мохиткә башка яктан карарга өйрәтте», — диде Рамил.
Рамил — гаиләдә иң өлкән бала. Аның тагын ике энесе һәм сеңлесе бар. Егет махсус хәрби операциягә киткәннән соң, аларның тормышы икегә бүленә. Алгы сызыкка кергәнче, ул әнисе, туганнары белән гел аралашып тора.
«Улым кечкенә бала түгел, җиткән егет. Аның һәр вакыйгага үз фикере бар, тормыш алып барасы ир-ат шундый булырга тиеш, шуңа күрә мин аның карарына каршы килмәдем. Каршы килсәм дә туктатып кала алмас идем. Улым белән горурланам, исән-сау гына булсын», — дип сөйләде әнисе Гөлфизә апа.
Рамил кече яшьтән футбол белән кызыксына. Ә үзен офицер дәрәҗәсенә күтәрелермен, ил язмышы хәл ителә торган операцияләрдә катнашырмын дип күз алдына да китерми.
«Хәзерге вакытта, горурланып, погонлы форма киям. Кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелдем. Аңа тап төшермәскә тырышам, бу — бик зур җаваплылык дип уйлыйм. Гадәти тормышта шушы дәрәҗәгә ирешә алмас та идем. Башкалар да формага хөрмәт белән карасын иде», — ди солдат.
Рамил гуманитар ярдәм җибәрүче райондашларга рәхмәтен белдерде. Анда кайчан нәрсә кирәк буласын төгәл генә әйтеп тә булмый, ди ул.
Быелның 8 февраленнән 9на каршы төндә Рамил бик каты яралана. Бары тик 10 сәгатьтән соң гына аларны яу кырыннан алып чыга алалар. Солдатның яраланмаган бер генә органы да калмый диярлек.
«Мамадыш районыннан булган иптәшем белән позициядә идек. Иң башта „Баба Яга“ очып килде. Ул төнлә безне яндырырга теләде, аны сүндердек. Аннан соң шул ук минутта кечкенә коптер килеп, бер граната атты, хезмәттәшем яраланды, мин аны бинт белән бәйли башладым. Шул минутта ул тагын очып килеп, икенче гранатаны җибәрде. Монысында инде мин яраландым. Икенче көнне көндезге сәгать унберләрдә эвакуацияләндек. Дөресрәге, ротация булды, безнең урынга икенчеләр керде», — дип сөйләде солдат, яраланган вакытларын искә алып.
11 февраль көнне якташыбызны санитар батальонга күчерәләр, операция ясыйлар. Шуннан, икенче дәваханәгә күчергәч, тагын бер операция кичерә егет. Аннан соң аны Белгородка озаталар, анда да операция өстәленә ятарга туры килә. Соңыннан ул Бурденко исемендәге госпитальдә дәвалану уза, һәм аны өенә кайтаралар. Әмма әле сынаулар моның белән генә төгәлләнми, кабат операция, тернәкләнү курсы көтә.
Бу куркыныч көнне төнлә белән ул әнисенә шалтыратырга көч таба, яралануы турында әйтә.
«Улым белән соңгы тапкыр 23 гыйнвар көнне хәбәрләшкән идек. Шуннан соң юк та юк. Башка әллә нинди уйлар килә бит ул, көн саен шалтырату көттем. Чөнки ул мөмкинлеге барында гел шалтыратып торды. Интернеты эшләгәндә ватсаптан да чыкты. Төнлә, иртән — төрле вакытта. Бу көнне дә тавышы көр, бик матур иде. Шулкадәр яралангандыр дип күз алдына да китермәдем. Тавышын ишеткәч тынычланып калдым. Ике көннән шалтыратып, хәлен сөйләгәч шаккаттым. „Мин Белгородта, киләсеңме?“ — дигәч, җыендым да чыгып чаптым. Имеш, тиз генә барам да баланы күрәм дип уйладым, ә анда кертмиләр икән... Табибларга рәхмәт, әйбәт карадылар. Хирургларның хезмәте бәяләп бетергесез», — диде Гөлфизә апа, күз яшьләрен сөртеп.
Кураторлары Миләүшә Бакланова гел хәлләрен белешеп тора, элеватор да ай саен күчтәнәчләр китерә дип билгеләп үтте Минемуллиннар гаиләсе.
«Әлегә киләчәккә планнар кормыйм, иң мөһиме: сәламәтлек кирәк», — ди Рамил. Алда аны зур сынаулар, тернәкләнү курсы көтә.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев