Фитыр, зәкят һәм фидия сәдакалары
Фитыр сәдакасы ул – Рамазан ае ахырында мохтаҗларга тапшырыла торган сәдакадыр. Аның максаты – мохтаҗ кешеләргә Ураза гаетен бәйрәм итәргә мөмкинлек булдырып, ураза вакытындагы хата-кимчелекләрнең зарарын бетерү.
Бу сәдаканы акчалата да, ризыклата да бирергә була, әмма шунысы мөһим: аны Ураза гаете намазы укылганчы, иясенә тапшыру мөһим шарт булып тора.
Фитра акчасын мәчет-мәдрәсә яки зират ихтыяҗларына бирү дөрес түгел. Мәчеттә җыелып, соңрак мохтаҗ кешеләргә тапшырылса – дөрес.
Татарстан Диния Нәзарәтенең голәмәләр Шурасы карары нигезендә быелгы фитраның минималь күләме 100 сум итеп (бодай бәясеннән) билгеләнде. Зәкят чыгарырлык хәллерәк кешеләр өчен йөзем бәясеннән – 600 сум. Әлеге сәдака гаилә әһеле булган һәркемнән, хәтта яңа туган бала исеменнән дә бирелергә тиеш (кайбер галимнәр ана карынында булган бала исеменнән дә бирергә кирәк дип әйтә).
Зәкят – ул елга бер тапкыр бирелә торган махсус сәдакадыр. Ул малы-акчасы алтын нисабы күләменә җиткән мөселманнар өчен вәҗеб (тиешле). Әгәр кешенең саклык кассасында яки өендә бер ел дәвамында сакланган 230 мең сум акчасы булса, шул сумманың 2,5 процентын (5750 сум) зәкят сәдакасы итеп мохтаҗларга яки матди хәле вакытлыча авыр булган кешеләргә яисә динебезне ныгыту максатларына ярдәм итеп бирергә кирәк.
Фидия – ул хроник авыру сәбәпле яки картлык зәгыйфьлеге аркасында ураза тота алмаган һәм “соңрак та тота алмаячакмын” дип белгән кешеләр тотылмыйча калган уразаның һәр көне өчен билгеле бер күләмдә бирергә тиешле сәдакадыр (быел аның күләме 200 сум итеп билгеләнде, ягъни Рамазан аеның барлык көннәре дә тотылмаган булса, быел фидия сәдакасы 5800 сумны тәшкил итә). Аны да берәр мохтаҗ кешегә яисә гаиләгә тапшырырга кирәк. Фитра белән зәкятне кебек, фидияне дә әти-әни, әби-бабай, үз балаларың кебек якыннарга бирергә ярамый, әмма башка туганнарга, әгәр мохтаҗ булсалар, бирергә рөхсәт ителә.
Әгәр фидияне бирергә мөмкинлек юк икән – бу сәдака бирелмичә калса да була (шулай да җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмый торган мөселманнар арасында фидия акчасын ел буе – һәр айның хезмәт хакыннан яки пенсиясеннән билгеле бер сумманы алып куеп җыючылар да бар).
Уразаны алыштыручы ысул булганга күрә, фидия Рамазан ае дәвамында бирелергә тиеш. Әлбәттә, соңрак, башка вакытта ураза тота аласыңны белсәң, фидия түләмичә, тотылмый калган ураза көннәрен каза кылу тиешледер, чөнки фидия бирүгә караганда ураза тоту хәерлерәктер.
Ришат хәзрәт КУРАМШИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев