Фармацевт Гөлнара Хәсәнова: Кечкенәдән даруханәдәге ак халатлы апалар, дару исе үзенә җәлеп итә иде
Үз эшенең остасы булган Гөлнараның һәм аның якыннарының халык сәламәтлеге сафында торуына заманында тирә-юньдә имче, кендек әбисе дип даны таралган Шәмсенаһар исемле әбиләренең дә катнашы булмый калмагандыр.
Даруханәдә эшләүчеләрне берникадәр күләмдә табиблар ролен үтәүчеләр, дисәм дә хата булмас кебек. Чөнки сәламәтлек ягыннан үзеңне борчыган теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать иткәндә, алар да үз киңәшләрен бирә.
– Алай ук зурларга кирәкми, чөнки никадәр генә тәҗрибәң булса да, табиблардан узып фикереңне әйтергә, тиешле рамкалардан чыгарга ярамый, – дип елмая фармацевт Гөлнара Хәсәнова. – Әлбәттә, даруханә хезмәткәрләренең белем дәрәҗәсе югары булырга, һәм алар даруның составын, тәэсир итү механизмын, куллану ысулларын һәм дозаларын яхшы белергә тиеш. Җаваплылык бик зур. Чөнки пациентларның сәламәтлеге өчен без дә җавап бирүче. Шуңа күрә игътибарлы булырга, мөрәҗәгать итүче һәркемне тыңларга һәм даруны ничек кулланырга кирәклеген аңлатырга тиешбез.
...Зур Кукмара авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән Гөлнара Галимҗанова Кукмараның икенче номерлы урта мәктәбенең түбән сыйныфларында укыганда, иптәш кызлары белән өенә туры кайтмыйча, кайвакытта автобусның үзәк даруханә тукталышына кадәр җәяүләп менә. Чөнки автобус көткән арада даруханәгә кереп, берәр төрле витамин сатып аласы килә, ә иң кызыгы исә – башкада.
– Шул вакытларда ук биредәге шартлар: касса артындагы ак халатлы апаларның мөнәсәбәте, дару исе ошый һәм мине шулкадәр үзенә җәлеп итә иде, – ди, гадәттәгечә елмаеп, Гөлнара. – Нәтиҗәдә сигезенче сыйныфны тәмамлауга, Казанга – фармацевтика училищесына укырга керергә киттем. Дөрес, тизрәк үсеп җитеп, әнигә булышу хисе дә бар иде инде. Беренче елда сагыну хисе белән елый-елый укысак та, беркайчан да әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмәдем.
Үз эшенең остасы булган Гөлнараның һәм аның якыннарының халык сәламәтлеге сафында торуына заманында тирә-юньдә имче, кендек әбисе дип даны таралган Шәмсенаһар исемле әбиләренең дә катнашы булмый калмагандыр. Гөлнара белән Ринат Хәсәновларның кызлары Гөлназ, уллары Эльмаз да Казан дәүләт медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамладылар. Бүгенге көндә Гөлназ – дүртенче ел Черногориядә, Эльмаз – Россиядә зур фармкомпаниядә белгечләр. Лаеклы ялда булган бертуган Гөлфия апасы да Казанда терапевт булып эшләде.
Гөлнара 18 яшеннән бирле районыбыз халкына хезмәт итә. Кайчандыр үзе бик тә кызыгып кереп йөргән 30нчы номерлы үзәк даруханә ишеген дипломлы белгеч буларак беренче тапкыр ачып керүенә быел 40 ел булган! 18 ел биредә эшләгәннән соң, әлеге даруханә системасы үзгәреп, кыскартулар башлангач, ул челтәрле даруханәгә күчә. Шулай итеп, хезмәт кенәгәсенә ике генә эш урыны язылган аның.
– Хәзер бит көн саен диярлек яңа дарулар чыгып, прилавкага менеп тора, аларның һәрберсен белү, аңлау авыр түгелме дип кызыксынам үзеннән.
– Юк, ул ягы читен түгел, чөнки яраткан хезмәтең буларак тиз аңлап аласың. Яңа технологияләр заманы таләп итә торган компьютерда хисап эшләрен башкаруы гына авыррак. Элек даруханәләрдә җитәкче, товар кабул итүче, кассир аерым-аерым штатта иде, ә хәзер исә барысын да бер хезмәткәр эшли. Шулай булса да зарланмыйбыз, – ди даруханә ишеген ачып керүче һәркемне ачык йөз белән, елмаеп каршы алып, игътибар белән тыңлый белүче Гөлнара. Һәм ул башкача булдыра да алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев