Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Евгений Кива. Без әле бу исемне ишетербез

Студентлар көне алдыннан  без аның белән тормыш юлын сайлау, белем алу, артист һөнәренең четерекле яклары һәм башкалар турында сөйләштек.

Тамашачы өчен театр элгечтән башланса, театр уку йорты студентларының күбесе өчен ул керү имтиханнарын уңышлы бирүдән башлана. “Театр - бию, җыр, рәсем һәм башка барча төр сәнгатьнең синтезы ул” , - ди якташыбыз, Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) өченче курс студенты Евгений Кива. Студентлар көне алдыннан  без аның белән тормыш юлын сайлау, белем алу, артист һөнәренең четерекле яклары һәм башкалар турында сөйләштек.

Беренче артистлык күнекмәләрен “Ромашка” балалар бакчасында алдым, дип исәпли Евгений. Биредә ул театр түгәрәгендә шөгыльләнгән, иртәнге бәйрәмнәрдә шигырьләр сөйләгән, “Шалуны” вокаль ансамбленең солисты булган, мәктәптә спорт белән мавыккан, шахмат буенча разряд алган, балалар сәнгать мәктәбенә йөргән, КВНның яшьләр лигасында уйнаган. 2012 елда ул, Кукмара лицееның 6нчы сыйныфын тәмамлап, Казан татар-төрек лицеена укырга кергән. Нәкъ менә шунда үзенең тормышын театр белән бәйләү  турында җитди уйлана башлаган. Лицейны уңышлы тәмамлау һәм  “Ел укучысы” конкурсында җиңү аның алдында күп кенә уку йортларының ишекләрен ачкан, әмма ул Россия театр сәнгате институтын сайлаган. 

- Якыннарыма бу хакта әйткәч, алар миңа шундый итеп карадылар ки, әйтерсең, мин күктән йолдыз алырга җыенам. Җайлап кына бу уемнан кире кайтарырга тырышып карадылар, - дип искә ала Евгений. - “Алтын бишлек” дип йөртелгән театр уку йортлары бар: Россия театр сәнгате, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтлары (ВГИК), Мәскәү сәнгать театры (МХАТ) каршындагы югары уку йорты, Щукин, Щепкин исемендәге институтлар. Артист булырга хыялланган һәркем шуларга омтыла. Мин үзем МХАТ белән ГИТИС арасыннан сайладым.

- Икесе дә безгә буш хыяллар булып тоелды, - дип, әңгәмәнең “җебе”н эләктереп ала булачак артистның әнисе Әлфия ханым. – Талант һәм теләкнең генә аз булуын аңладык без. Мондый уку йортларына конкурс “болытлар артына кадәр”, беренче тапкыр талпынуда бик сирәкләр генә керә ала. Студент булу өчен утны-суны кичәргә кирәк.

Евгений әйтүенчә, конкурс, чыннан да, бик зур булган: бер бюджет урынына чама белән 1500 кеше, институт ишеге янында абитуриентларның галәмәт озын чираты тезелгән. Алар арасында бишенче тапкыр керергә омтылганнары, бу өлкәдә инде тәҗрибәләре булган, театр студияләренең чыгарылыш укучылары бар иде, ди. Исемнәре мәгълүм осталарга эләгү, студент билетына ия булу өчен тыңлап карауларны, тур алды, тур үтәргә, үз программаңны тәкъдим итәргә, ягъни проза, шигырь яки мәсәл әзерләп укырга кирәк. Ялгышмыйча укуны түгел, артистларча сөйләп бирүне сораганнар. Дөрес укырга инде институтның үзендә өйрәтәләр. Комиссия кайчак нинди дә булса халәтне күрсәтүне сорый, әйтик, моңлану яки уйга батуны. Абитуриентлар арасында мәзәкләр дә йөри. Мәсәлән, йөзе көнчыгыш илләре кызына охшаган данлыклы артисткага “Ачкычларымны урла” дип кушканнар. Ә ул, күз яшьләренә күмелеп, бездә алай ярамый, дигән. Кызны тынычландырырга тырышканнар, су биргәннәр. Режиссер соңыннан ачкычларының тәки юкка чыкканын күргән.

Барлык сынауларны уңышлы үтеп, райондашыбыз беренче курска укырга кергән. Әлеге көнне һәм остазның сүзләрен ул яхшы хәтерли: “Бу кыю күзләрдә никадәр әрнү һәм зирәклек”.

- Мин - СССР халык артисты, режиссер, сценарийлар язучы Владимир Андреев остаханәсенең студенты. Без аны бик хөрмәт итәбез һәм яратып “бабай” дибез. Ул безнең һөнәри халәтебез турында гына кайгыртып калмый, тормышыбыз белән дә кызыксына. Барлык педагог-осталарыбыз – көчле психологлар, - дип сөйли студент көннәре турында Евгений. – Безнең төркемдә 26 кеше. Әлбәттә, “төшеп калганнары” да булды. Белем алу, спектакльләр, репетицияләр барлык диярлек вакытны ала. Укулар иртән 9 сәгатьтә башлана һәм төнлә генә тәмамлана. Тулай торакка төннең икенче яртысында гына кайтабыз. Еш кына безнең чыгышларга танылган артистлар үзләре килә. Мәсәлән, “Из пустоты” (Восемь поэтов) спектакле өстендә эшләгәндә мин Кристина Асмус, Саша Петров белән таныштым.

Моннан тыш, Евгений язучылык һәм режиссерлык белән шөгыльләнә башлаган. Кыска метражлы  “Жизнь” фильмын төшергән, студентларның “Большая оценка”, “Антигона”  фильмнарында төшкән. Хәзерге вакытта Теннесси Уильямсның “Стеклянный зверинец” әсәре өстендә эшли. Биредә ул төп герой – Том исемле егет ролен башкара. Әлеге егет, гаиләне бердәнбер туендыручы булуга карамастан, картаеп килүче әнисен һәм гарип кыз туганын ташлап, өйдән китәргә карар кыла.

- Эшне без узган елда ук башладык, кызганычка каршы, имгәнү нәтиҗәсендә аны калдырып торырга туры килде. Бу рольне мин бүген башкарыр идем. Тулаем алганда, кенәз Мышкиннан башлап, Достоевский әсәрләрендәге барлык геройларны уйнар идем. Романнар өстендә эшләү пьесага караганда җиңелрәк. Аңлатып бирү өчен һәрчак мөмкинлек бар, - дип сөйли Евгений.

Күпчелек тамашачыга театр мәңгелек бәйрәм булып тоела. Алардан еш кына мондый сүзләрне ишетергә була: “Мин дә алай уйный алыр идем”.  Әмма артист хезмәте залдан күренгәннән күпкә катлаулырак. Бу эш психик, физик, хис авырлыклары белән бәйле. Артист һөнәре – кеше ничек корылган, ничек эш итә һәм аралаша – шуны өйрәнү. Сәхнәдә тормыштагы кебек уйнау өчен. Моннан тыш, үзеңне һәрчак формада тоту кирәк. Тавыш, тышкы кыяфәт, үз-үзеңне тоту рәвеше – артистның төп эш коралы. Халык бит театрга матур, кызыклы йөзләрне карарга бара.

Әлеге уку йортында артистлык, режиссерлык һәм башка факультетлардан тыш, сценография һәм эстрада факультетлары бар икән. Соңгысында Татарстаннан килгән байтак студентлар укый, аларның күпчелеге – “Йолдызлык” яшьләр конкурсының җиңүчеләре, ди.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев